Камил хәзрәт Чечня һәм Казахстаннан килгән дин әһелләре белән күреште

18 ноябрь 2022 ел 16:29
Камил хәзрәт Чечня һәм Казахстаннан килгән дин әһелләре белән күреште

Бүген, Рабигыль-ахир аеның 23нче көнендә (18нче ноябрьдә), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня мөфтие урынбасары Арслан Шахбулатов һәм М.С.Нарикбаев исемендәге Казахстанның гуманитар юридик университетының Ислам хокукы үзәге җитәкчесе Әскәр Сабдин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы гыйльми сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев катнашты. 

Очрашу танышу, тәҗрибә алмашу һәм дини белем бирү юнәлешендәге проектлар хакында фикер алышу форматында узды. Кунаклар үзләренең фәнни эзләнүләре, татар дин галимнәре мирасы, ислам әдәбияты тарихы белән кызыксынулары турында сөйләп уздылар, Россия ислам институты белән хезмәттәшлек алып барулары турында белдерделәр. Әскәр Сабдин шушы көннәрдә РИИда узучы “Ислам дин гыйлеменең хәзерге мәсьәләләре” дип исемләнгән белем күтәрү курсларында дәрес бирә.

Камил хәзрәт кунакларны “Хозур” нәшрият йортында басылган китаплар, “Даруль-кутуб” электрон китапханәсе фонды белән таныштырды. Ул әлеге сайт татар дини мирасын саклау һәм аны өйрәнү, радикаль идеологияләргә мәгълүмати яктан каршы тору, шулай ук мөселманнарны хәнәфи мәзһәбенең абруйлы чыганаклары белән тәэмин итү максатыннан актив үстерелүен билгеләп, хәзерге вакытта сайтка татар дин галимнәре мирасыннан 1343 хезмәт куелуын билгеләп үтте.

Очрашуда мөселман дөньясында зур урын тоткан дини хезмәтләрне саклау, тарату, популярлаштыру хакында сүз барды. Мөфти ассызыклаганча, “Даруль-кутуб” сайты кыйммәтле хезмәтләрне табып укырга һәм бушлай йөкләп күчереп алырга мөмкинлек бирә. Сайтның бизәлеше барлык шәхси компьютерлар, смартфоннар һәм планшетлар өчен җайлаштырылган. Электрон китапханәдәге хезмәтләрне авторлар, китап исеме һәм категорияләре буенча эзләп була. Очрашуда катнашучылар китапханәне баету, уртак чаралар уздыру һәм хезмәтләр нәшер итү буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр, радикаль күренешләргә каршы тору, традицион рухи кыйммәтләрне үстерү буенча фикерләрен әйттеләр.

Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга махсус чыгарылган Коръәннең репринт “Казан басмасы”н бүләк итте. Бу – Нәзарәтнең 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектларының берсе. Әлеге бүләк татар өммәтенең иң олы казанышы, мөселман мәдәниятен үстерүгә керткән иң саллы өлеше турында искә төшереп торачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана