Нәзарәттә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узды

21 ноябрь 2022 ел 11:14
Нәзарәттә Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узды

19 ноябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте конференц-залында Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчеләре белән ачык очрашу узды. Ул ике сәгатьтән артык барды. “Мөселманнарга психология кирәкме?” дип аталган чара белән кызыксынучылар шактый җыелды – очрашуга 100 ләп кеше килде. Фикер алышуга “Психология мөселманга ничек ярдәм итә ала?”, “Психология һәм ислам бер-берсенә туры киләме?” кебек сораулар чыгарылды. Очрашуны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге башлыгы Әхмәд хәзрәт Әбу Яхья алып барды.

Спикерлар Россиянең танылган психологлары –  педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясе идарәсе рәисе Ольга Павлова; «АИША» Халыкара хатын-кызлар клубы җитәкчесе, Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясе идарәсе әгъзасы, Бөтенроссия мөселманнарга ярдәм кайнар линиясе координаторы Мәрьям Бариева; «Умеренность и созидание» үзәге директоры, «АИША» Халыкара хатын-кызлар академиясе ректоры, Мөселманнарга психологик ярдәм күрсәтү ассоциациясенең ведомство учреждениеләре белән эшләү буенча вәкиле Сергей Зязин булды. Алар Казанга алтынчы Бөтенроссия “Ислам – психологик тотрыклылык – шәхси һәм иҗтимагый иминлек нигезе” фәнни-гамәли конференциясендә һәм I “Иман һәм психология. Рухилык –  шәхес һәм җәмгыятьнең иминлек нигезе” Бөтенроссия фестивалендә катнашыр өчен килгән иде.

Спикерлар очрашуда катнашучыларны 5 ел элек нигез салынган һәм төрле юнәлешләрдә үз эшен алып барган Мөселманнарга психологик ярдәм ассоциациясенең киң күләмле эшчәнлеге белән таныштырып, бүгенге көндә мөселманнарга психологик ярдәмнең бик кирәклеген күрсәтә алды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Ассоциациянең Татарстанда күпсанлы вәкиллеге эшли.

Ольга Павлова сүзләренә караганда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә Мөселманнарның Диния нәзарәтләре һәм аерым дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү эшнең мөһим юнәлеше булып тора. ТР мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Кырым, Чечен Республикасы Диния нәзарәте белән килешүләр төзелгән.

О. Павлова, дин һәм психология нисбәтен билгеләп: «Тере кешенең психологик үзенчәлекләре, хисләре, тойгылары, үз-үзен тотышы, теге яки бу эшчәнлек белән кызыксынуы һәм мөнәсәбәтләре, шәхси кризислары, конфликтлары бар. Боларның барысы да кеше белән була. Ягъни кеше туа һәм үлә, ул бу процессларны кичерә. Әлбәттә, кешенең иманы - Исламдагы зур ресурс - кризислардан котылырга мөмкинлек бирә. Аның мөмкинлекләре зур. Әмма сезгә профессиональ ярдәм кирәк булганда, мәсәлән, сез теш табибына бармасагыз – аңкавыгыз шешеп чыгачагын, газапланачагыгызны яхшы аңлыйсыз. Монда нәкъ шундый ук. Психология берничек тә дин белән көндәшлек итми, алар кеше тормышының төрле өлкәләре өчен җаваплы”, - дип аңлатты.

Очрашу шулай ук ​​Коръән аятьләрен һәм хәдисләрне дин тотучылар белән психологик эштә  нәтиҗәле куллану; шушы юнәлештә дин әһелләре тарафыннан психологларны мәгълүмат белән тәэмин итә алырлык әдәбият бастыру; төрле психологик алымнарны һәм ысулларны мөселманнарның дөньяга карашын, исламдагы кыйммәтләрне исәпкә алып, җайлаштырып куллану; дин әһелләренең психология өлкәсендәге белемен арттыру – аларга күнекмәләр өйрәтү; ислам мәгариф учреждениеләрендә тиешле программалар кертү; психология белән дин, фән белән дин арасында уңышлы бәйләнешләр һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана