Кичә кич, рабигыль-ахир аеның 27нче көнендә (22нче ноябрьдә), Лаеш районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән мөселман солдатлары белән очрашты. Очрашу “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә солдатларны җыю урынында урнашкан намаз уку бүлмәсендә узды. Наил хәзрәт солдатларга вәгазь сөйләде, нәсыйхәтләр бирде, аннары җәмәгать белән ястү намазын укытты, дога кылды.
Гыйбадәт кылу тәмамланганнан соң, мөселман солдатларына хәләл коры паеклар тапшырылды. 42 солдат бер көнлек индивидуаль туклану рационы белән тәэмин ителде. Бу атна дәвамында тагын 50 комплект коры паек алып килеп тапшыру көтелә. Аларны сатып алу Лаеш районы мөселманнары һәм мәчет мәхәлләләре тарафыннан җыелган хәйрия ярдәме белән башкарыла. Хәләл коры паектан солдатлар юлда барганда файдалана алачак. Ризык җыелмасы эченә галета, ат итеннән тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән арпа боткасы, бавыр паштеты, яшелчә икрасы, шоколад, повидло, бал, кофе, чәй, шикәр, тоз, борыч, салфетка керә. Бу коры хәләл ризык җыелмасының гомуми энергетик кыйммәте 4700 ккал, авырлыгы 2,1 кг, яраклылык вакыты ике елны тәшкил итә.