Мөслимдә Хәләл маркет узды

23 ноябрь 2022 ел 12:53
Мөслимдә Хәләл маркет узды

Якшәмбе көнне Мөслимдә Хәләл маркет узды. Мондый зур күләмдә хәләл товарлар белән сәүдә итү районда беренче тапкыр оештырылды. Ул Мөслим мөхтәсибәте район җитәкчелеге белән берлектә һәм мондый чаралар оештыруда зур тәҗрибәсе булган “Ахават альмет” (гарәпчәдән – “кардәш”, “сеңелләр”) проекты авторлары, Әлмәт шәһәрендә яшәүче бертуган Эльвина Шәйдуллина һәм Алинә Саримова тырышлыгы белән тормышка ашырылды

Җитештерүчеләр һәм ярминкәдә катнашучылар белән танышырга Мөслим мөхтәсибе имамы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, район башлыгы Альберт Хуҗин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт буенча комитеты белгеч-эксперты Рәшит Кормалиев: “Балаларыбызга хәләл ризык ашату киләчәктә аларның тәрбияле, сәламәт булып үсүенең бер сәбәбе булып тора. Хәләл ризык җитештерү – ул бик зур хезмәт”, - дип белдерде.

Хәләл маркетта Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Урыссу, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән, Сарман һәм Мөслим шәһәрләреннән, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән, Башкортостанның Бакалы районыннан сәүдәгәрләр катнашты. Ярминкәдә тәкъдим ителгән товар ассортименты үзенең күптөрлелеге, бәяләрнең кулай булуы белән сөендерде. Бигрәк тә казылык, какланган, ысланган ит, сыр, йогырт, корт кебек ит-сөт ризыклары тиз сатылып бетте. Хәләл тортлар, җиләк-җимештән, чикләвекләрдән ясалган төрле тәм-томнар, чәйләрнең, кондитер, фудфлористика эшләнмәләренең ниндиләре генә юк иде. Натураль косметика, кулдан бәйләнгән һәм тегелгән уенчыклар, сумка-рюкзаклар, яулыклар, табигый ташлар куелган, чын чәчәкләр куеп ясалган ювелир-бизәнү эшләнмәләре, интерактив китаплар хатын-кызларыбыз өчен табыш булды.

Чарага килгән һәммә кешене оештыручылар бусагадан ук ачык йөз белән каршы алып торды, сәүдә нокталары белән таныштырды. Күпләп сатып алучыларга бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш,  белгечләр катнашында дару үләннәрен куллану кагыйдәләре һәм балалар тәрбиясендә заманча китапларның урыны темасына лекцияләр узды. Балалар өчен ял зонасы булдырылып, чәй өстәле артында аралашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана