КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

29 ноябрь 2022 ел 11:47
КИУның Коръән хафизлар әзерләү үзәге шәкертләренә иҗазәтләр тапшырылды

Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Коръән укуның шигъри формада язылган “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасын өйрәтергә хокук бирүче иҗазәтләр тапшыру тантанасы узды. Тапшырылу чылбыры буенча әлеге хезмәтнең авторы Сөләйман әл-Җәмзурига барып тоташучы документны 21 шәкерт алды. 

Сөләйман әл-Җәмзуриның буенча гарәп телендәге “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасы буенча дәресне «Әл-Әзһәр» университеты профессоры шәех Хәмделла әс-Сафти үткәрде, ул әлеге китап буенча берничә иҗазәткә ия. Шәех китапның эчтәлеген җентекләп аңлатты һәм авторның биографиясе белән таныштырды, чарада катнашучыларның әлеге китапны таратуда өлеш кертүләрен билгеләп, иҗазәт чылбырын тәшкил итүчеләр исемлеген укыды. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында бөек татар дин галиме һәм мәгърифәтче Галимҗан хәзрәт Баруди да бар.

Коръән укуның шигъри формада язылган “Төхфәтүл әтфәл” уку кагыйдәләре җыелмасы 61 шигырьдән (бәеттән) тора. Әлеге әсбап буенча Исламдагы бик күп галимнәр белем алган. 

Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә мондый иҗазәтләрне 2010 елдан бирле бирәләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана