Бүген, Җүмәдәл-әүвәл аеның 8нче көнендә (2нче декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды үткән Әниләр көненә багышлап хәйрия чарасы үткәрде. Тантаналы мәҗлескә күпбалалы, үзенчәлекле балалар тәрбияләүче һәм авыр тормыш хәлендә калган, ялгызы гына балалар үстерүче аналар чакырылды. Чарада 25тән артык гаилә катнашты.
Катнашучыларны үткән Әниләр көне белән тәбрикләп, КИУ мөгаллиме Миләүшә ханым Зарипова ислам динендә әниләрнең роле, тәрбия, әхлакый сыйфатлар турында вәгазь сөйләде. Шулай ук “Бәхет ачкычы” иҗат төркеме хатын-кызлар өчен интерьер дизайны, балалар өчен кулинария буенча мастер-класс уздырды. Әниләр исеменнән әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре яңгырады.