28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Россия ислам институты каршындагы дини оешма хезмәткәрләренең һәм уку йортлары мөгаллимнәренең квалификациясен күтәрү үзәге чираттагы курслар үткәрде.
Дини оешма хезмәткәрләренең дини эшчәнлеге өчен кирәк булган кыска вакытлы курсларда Норлат, Буа һәм Чистай мөхтәсибәтләреннән килүчеләр белемнәрен күтәрде. Алар биш көн дәвамында алар гакыйдә, ислам хокукы, дини дисциплиналарны укыту алымнары, әхлак, тәҗвид, фикһ буенча лекцияләр тыңлады. Мәчет каршындагы курсларда белем бирүче мөгаллимнәргә Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты белгечләре белем бирде.
Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга таныклыклар һәм сертификатлар тапшырылды.