Бүген, Җүмәдәл-әүвәл аеның 13нче көнендә (7нче декабрьдә), Казан Кремлендә Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган форум кысаларында дини мирас буенча халыкара конференция узды. Әлеге чарада ЮНЕСКО объектларын берләштерүче конкрет объектлар, туристик маршрутлар белән идарә итү мәсьәләләре карады.
Конференциядә Россиянең традицион дини оешма җитәкчеләре, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр, галимнәр катнашты. Ачылыш тантанасын сәламләү сүзләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде.
Мөфти кешелек дөньясында үткәнне онытмау һәм кадерләп саклау кебек мөһим кыйммәтләр барлыгын билгеләп, Ислам тарихыннан мисаллар китереп, кеше һәрвакыт дини хәтерне сакларга омтылган, чөнки үзенең үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк, дип белдерде. Ул шулай ук дини биналарны саклау халыкларның үз-үзләрен танып белү факторы булып торганын әйтте: алар аша кешеләр үз халкы һәм үз иленең рухи мәдәниятен, мәңгелек кыйммәтләрен беләләр, иманнарын саклыйлар.
Мөфти искәрткәнчә, Татарстанда татар-мөселман мәдәнияте һәйкәлләренә караган ике ЮНЕСКО объекты бар: алар – Казан Кремле һәм Болгар тарихи-археологик комплексы. Бу борынгы һәйкәлләрне яңадан торгызу киң җәмәгатьчелек арасында Россиядә ислам тарихына зур кызыксыну уятты, ә татар-мөселманнар арасында дини үзаң арту, ата-бабаларның ислам мәдәниятенә якынаю теләге уятты.
Камил хәзрәт шулай ук Казан Кремлендә һәм Болгарда урнашкан биналарның җансыз һәйкәлләр булып калмавын, мөселманнарның җыелу урынына һәм дини гыйбадәтләрне кылу ураннары буларак хезмәт итүләрен билгеләде. Шуңа бәйле рәвештә ул республика җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде.