Чүпрәле мөхтәсибәте Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән 100 мең сумга якын акча җибәрде

16 февраль 2023 ел 15:10
Чүпрәле мөхтәсибәте Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән 100 мең сумга якын акча җибәрде

Бүген, Раҗәб аеның 25нче көнендә (16нчы февральдә), Чүпрәле районы имамнары җыелышы булып узды. Утырыш имам-мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә узды. Әлеге чарада 2022нче елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды, агымдагы елга планнар билгеләнде. Көн тәртибендә мәчетләр эшчәнлеге, уку-укыту, дәгъвәт, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл ризык белән туклануны оештыру һ.б. сораулар каралды. Аерым игътибар махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм итүгә бирелде. Чүпрәле районының барлык 25 мәхәлләсеннән бу максатларда 95 000 сум җыелды. Әлеге җыелган акчалар махсус хәрбия операция кырларына Татарстан солдатлары өчен хәләл ризык һәм кирәк-яраклар алып җибәрүгә тотылачак. Данир хәзрәт акча җыюда зур тырышлык куйган дин әһелләрен билгеләп үтте, болар – Кече Чынлы авылы “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Рифкать хәзрәт Туктаров (42 000 сум), Татар Бизнәсе авылы имам-хатыйбы Ярулла хәзрәт Салихов (33 000 сум һәм 10 литр бал), Татар Шатрашаны имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Таҗетдинов (28 000 сум) һ.б. Барлык җыелган акчалар банк аша Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фонды исәп-хисап счетына күчерелде.

Татарстан мөхтәсибәтләре солдатларга хәләл ризык һәм кирәк-яраклар җыюны кабат башлап җибәрде. Алар солдатларга җибәрү өчен шикәр, тоз, кофе, хәләл тушенка, салфеткалар, гигиена әйберләре, портатив газ плитәләре, конфет, чәк-чәкләр алып киләләр. Чүпрәле мөхтәсибәтеннән тыш, ярдәм шулай ук Югары Ослан, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин мөхтәсибәтләреннән килде.

Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды башкара.

Акча күчерү өчен реквизитлар: 

1. 2202 2007 0125 5174 номерлы Саклык банкы картасы (Зиля Ириковна И.).

2. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

3. Исәп-хисап счетына:

Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г. КАЗАНЬ

К/с 30101810600000000603

Р/с 40703810662190000765

БИК 049205603

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Назначение платежа: мобилизованным РТ

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана