Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларны кайнар аш белән тәэмин итүне дәвам итә

09 декабрь 2022 ел 12:09
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды сукбайларны кайнар аш белән тәэмин итүне дәвам итә

Бүген, Җүмәдәл-әүвәл аеның 15нче көнендә (9нчы декабрьдә), Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды Казанда Борһан Шаһиди скверында сукбайларга һәм мохтаҗларга кайнар ризык ашатты, бал, шулай ук кышкы кием өләште. Салкын көндә мохтаҗларны сарык итеннән пешкән аш һәм пылау, ипи, чәй һәм тәмле күмәч белән сыйладылар. Беренче һәм икенче ашлар, чәй махсус термосларда китерелде. Фонд хезмәткәрләре бер сәгать эчендә 50дән артык кешене ашатты. Шулай ук киемнәр дә таратылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татлы күмәчләрне физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук “Оста куллар, игелекле йөрәк” проекты кысаларында педагоглар һәм тьюторлар җитәкчелегендә күп балалы һәм азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр әзерләде. Әлеге проект “Татнефть” хәйрия фонды гранты акчасына тормышка ашырыла. Шул рәвешле, социаль проблемаларны хәл итү өчен, “Татнефть” хәйрия фонды гранты ярдәмендә “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булучыларның төрле мәнфәгатьләрен берләштерү мөмкин булды.

Бушлай хәйрия ашлары фонд тарафыннан Казанның Борһан Шаһиди урамындагы скверда дүшәмбе һәм җомга көннәрендә оештырыла. Хәйрия ашларына килүчеләр барысы да мохтаҗлар – сукбайлар, ятимнәр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, авыр тормыш хәленә эләккән ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр.

Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук Имәнлек урамындагы Ветераннар йортында яшәүчеләр өчен чәршәмбе көннәрендә хәйрия ашлары оештыра. Бушлай кайнар порцияләр белән сәламәтлеге чикле өлкән яшьтәге кешеләр, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм ветераннарның тол хатыннары, Ленинград блокадасында булучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары тәэмин ителә.

Гомумән алганда, Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан атнасына 150 сукбай һәм мохтаҗ кеше өчен хәйрия ашлары оештырыла. Ә 2022 елда махсус термослардан таратылучы кайнар ашлар белән барлыгы 3 меңнән артык кеше тәэмин ителде. Ә 2016 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр кайнар хәйрия ашлары 29 меңнән артык кешегә таратылды.

Кадерле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, 5336 6902 2342 7776 номерлы Саклык банкы картасына акча күчерә аласыз (картаның хуҗасы – “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре (Гюзелия Галимзяновна В.).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана