Бүген Мәскәүдәге Союзлар йортында Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган тантана барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Рәхмәт хатына лаек булды. Бүләкне аңа Хөкүмәт башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды. Әлеге документта Камил хәзрәтнең тарихи датага багышланган чаралар әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше зур икәнлеге билгеләп үтелә.
Фото: Татар-Информ