11-13нче декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә “Гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруда Россиянең төрки халыклары” Россиякүләм фәнни-гамәли конференция уза. Форум эшендә дин эшлеклеләре һәм тюркологлар, Башкортстан, Татарстан, Приморье һәм Ставрополь крайлары, Карачай-Чәркәс, Чувашия Республикасы, Хакасия Республикасы, Мәскәү, Тубыл һәм Төмән, Тверь, Курск һ. б. шәһәрләреннән килгән экспертлар катнаша.
Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин чакыруы буенча фәнни форумда шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша. Ул форумның пленар утырышында чыгыш ясап, хәзерге вәзгыятьтә Россия җәмгыятендә бердәмлекне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте, милли-дини мәсьәләләргә кагылышлы сәяси провокацияләргә борчылуын белдерде һәм иман һәм үз халкыңа мәхәббәт фитри төшенчәгә карый дип, аның тумыштан килүен, сәясәткә кагылмавын ассызыклады. Камил хәзрәт шулай ук билгеләп үткәнчә, Россиянең барлык халыклары, шул исәптән төркиләр дә, Россиянең үзенчәлеген тәшкил итәләр: илебез территориясенең күп өлеше төрки мәдәнияткә карый, ә Алтай – дөньяда барлык төркиләрнең ватаны.
– Россиядән башка безнең Ватаныбыз юк. Монда безнең туган оябыз, без аны җимерелүдән һәм таркалудан сакларга тиеш. Әгәр Россиягә куркыныч янаса, бу, һичшиксез, һәр милли төбәккә кагылачак, – диде Камил хәзрәт һәм Россияне уникаль төрки мәдәният учагы дип атады, бу мәдәниятнең туганлык һәм кунакчыллык, гаделлек, Ватанга мәхәббәт һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү, дипломатия һәм күрше-тирә халыкларга хөрмәт тәрбияләвен әйтте. Шул уңайдан Татарстан мөфтияте җитәкчесе болай дип өстәде: “Бөтен кризисларның сәбәбе – Аллаһы Тәгаләнең кешелек яшәешенең мәгънәсен, килеп чыгышын һәм әхлагын онытуы өчен сынау яисә җәзалау. Бу кыйммәтләр бары иманы, традицияләре, гаилә институты һәм үзбилгеләнүе булган җәмгыятьләрдә генә саклана" дип, дәүләт мәктәпләрендә милли телләрне укытуның мөһимлеген ассызыклап узды, чөнки бу Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ул төрки һәм мөселман халыкларының ислам һәм төрки дөнья илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләрне ныгытуда бәяләп бетергесез роль уйнавын билгеләп үтте.
Конференциянең икенче өлеше «Россия төрки халыклары үсеше нигезе буларак гомумроссия гражданлык үзенчәлеге» һәм «Россия төрки халыклары мәдәниятен саклап калу һәм ныгытуда мөселман руханиларының роле» дип исемләнгән секцияләрдә дәвам итте. Конференция йомгаклары буенча төрки мәдәниятне гомумроссия мәдәниятенә һәм цивилизациясенә якынайтуның яңа формаларын һәм методларын эшләү һәм тормышка ашыру, резолюция кабул итү көтелә.
Шулай ук кич белән Россиянең төрки халыклары, РФ Конституциясе темаларына интеллектуаль-күңел ачу уены, традицион спорт төрләре буенча ярышлар карау булачак.