Бүген, Жүмәдәл-әүвәл аеның 21нче көнендә (15нче декабрьдә), Россия ислам институтында татар телен дин һәм вәгазь теле буларак үстерү, өйрәнү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Очрашу Диния Нәзарәте Президиумы тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләрнең берсен – татар телендә яхшы әзерлекле вәгазь сөйләүчеләр һәм укытучылар әзерләү бурычларын тормышка ашыру максатыннан үткәрелде. Утырыш Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин тәкъдиме һәм хәер-фатыйхасы белән узды. Түгәрәк өстәлне РИИның татар теле һәм ислам теологиясе кафедрасы оештырды.
Оештыручылар Татарстан мәчетләрендә вәгазьләр бары татар телендә генә укылуын истә тотып, очрашу темасын дини уку йортларында татар телен вәгазь теле буларак өйрәтүгә багышлады. Моннан тыш, дини фәннәрне тулысынча татар телендә укытуга күчү, татар телле укытучылар, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары әзерләү, татарча вәгазь сөйләү һәм язу буенча бәйгеләр, семинарлар, очрашулар үткәрү, дини терминнарның татарча язылышы һәм әйтелешенә караган сүзлекләр төзү, РИИ базасында татар орфографиясен камилләштерү буенча махсус комиссия булдыру һ.б. кебек көнүзәк проблемалар күтәрелде. Татарча вәгазь буенча оештырылган сөйләшүгә Казан ислам университеты, Россия ислам институты остазлары, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, шул исәптән Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты вәкилләре чакырылды.
Утырышны ачып, Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин Татарстан дини уку йортларында татар телен саклау һәм өйрәнү мәсьәләләре һәрвакытта да күз уңында булуын искәртеп, иң актуаль өлкәләрнең берсе – хезмәт базарында татар телле дин әһелләренә, имамнарга, мөгаллимнәргә ихтыяҗ гаять зур булуын билгеләп, Россия мәчетләренә татар телендә яхшы аралашкан, вәгазь сөйли алган белгечләр әзерләүнең мөһимлеге турында сөйләп үтте. Моннан тыш, ул дини уку йортларында ислам фәннәрен татар телендә укытуга күчү белән беррәттән белем бирүнең сыйфатын күтәрү, мөгаллимнәр һәм дәреслекләр әзерләүгә тукталды. Бу юнәлештә татар телендә вәгазь сөйләүчеләр бәйгесен үткәрүнең нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. Татар телен укытуны Рәфикъ хәзрәт туган телгә һәм үз тарихыңа мәхәббәт тәрбияләү бурычлары белән дә бәйләп аңлатты.
Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Нәзарәт тарафыннан барлык мәчетләрдә җомга һәм гает вәгазьләрен бары татар телендә алып бару буенча кертелгән карарның бик вакытлы булуын, вәгазьнең татар телле мохит тәрбияләүдә зур урын тотуы хакында әйтте. Ул барлык әлеге башлангычларны тормышка ашыруда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның тырышлыкларын югары бәяләп, телне үстерү уңышлары моның белән генә тукталып калмавына өметен белдерде, Аксакаллар шурасы вәкилләре тарафыннан Татарстан вузларында татар телен укыту тәҗрибәсе өйрәнелүен, иң яхшы укыту методларын дини уку йортларында да куллану буенча киңәшләрен бирде.
Очрашу бүгенге көндә татар телендә вәгазь сөйләргә өйрәтүнең методик проблемалары, уку-укыту әсбаплары эшләп чыгару һәм хәзерге татар теленең орфография-орфоэпиясенә кагылышлы актуаль проблемалар буенча фикер алышу белән дәвам итте.
РИИның фәнни эшләр буенча проректоры Рафис Закиров үз чыгышында, теләк булганда, татар теленә барлык укучыларны гарәп теле аша җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләп үтте. Дини уку йортлары гына түгел, мәктәпләр өчен дә гарәп теле дәреслекләре төзелгән. Рафис Рафаел улы урта (тулы) гомуми белем бирүче уку йортлары өчен гарәп теле дәреслекләрен төзү, бастыру буенча Татарстанның үрнәк булуын билгеләп үтте. Дәреслекләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. “Балалар гарәп телен өйрәнсәләр, иске имлада язылган китапларны, кулъязмаларны да укый алачаклар”, – дип, ул Татарстанда 20дән артык мәктәптә гарәп теле укытылуын билгеләп үтте. Гарәп теленә кызыксыну уятып, укучыларны татар теленә, язма мираска җәлеп итү юллары ассызыклап әйтелде.
Алга таба чыгышларны дәвам итеп, РИИның татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы доценты Гүзәл Батыршина институтта татар теле дәресләрендә вәгазь уку мәсьәләләренә зур әһәмият бирелүен, дини уку йортларында вәгазь – сөйләм телен баету, һөнәри лексиканы өйрәтү өчен кулланылуын әйтеп узды, вәгазь-хөтбә теле дигәндә дини терминнарның мәгънәсен, аларның дөрес язылышын өйрәнү күздә тотылуын искәртте.
Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән төп мәсьәләләрдән дини терминнарны гарәп теленнән татар теленә тәрҗемә итү, вәгазь сөйләү барышында еш җибәрелә торган хаталар һәм аларны төзәтү, гарәп алынмаларын хәзерге татар әдәби телендә дөрес язу һәм әйтү һ.б. буенча фикер алышу узды. Очрашуда катнашучылар Россия ислам институты базасында татар телендә дини терминологияне дөрес язу һәм куллану буенча тел белгечләреннән һәм ислам галимнәреннән торган комиссия төзү фикеренә тукталды. Әлеге эшчәнлек нигезендә сүзлекләр, кулланмалар әзерләү, мәдрәсәдә белем бирүче укытучылар өчен семинарлар үткәрү күздә тотыла.
Утырыш барышында дини уку йортлары арасында Республикакүләм татарча вәгазь укучылар бәйгесен оештыруга да нәтиҗәләр чыгарылды. Әлеге бәйгедә катнашучы мәдрәсә шәкертләре үз чыгышларын жюри комиссиясенә видео форматында юллады. Конкурс Татарстан күләмендә татарча вәгазь сөйләүче иң яхшы шәкертләрне ачыкларга мөмкинлек бирде.
Татарстан мөфтияте эшчәнлегендә татар телен һәм татар милли үзенчәлекләрне саклап калу өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Мөфтият, аның гамәлгә куйган оешмалары, мәчетләре һәм уку йортлары эше татар телендә алып барыла, шул исәптән республика чикләрендәге эш кәгазьләре һәм эшлекле багланышлары да.
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте республика мәчетләрендә татар телле мохит булдыру һәм саклау буенча берничә башлангыч алып бара. Мисал өчен, мәчетләрнең мәйданчыклары татар теле курсларын, дини, иҗтимагый, яшьләр һәм балалар өчен махсус татар телле чараларны, халыкка татар телендә хезмәт күрсәтү һәм консультацияләр бирүне, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүче вәгазьләр укуны оештыру өчен файдаланыла.