21 декабрьдә 17:30да (кичке сәгать алтынчы яртыда) “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды комплексында 2022 елда алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗә ясаучы матбугат очрашуы уза. Брифинг вакытында фонд җитәкчеләре ел дәвамында тормышка ашырылган проектлар турында сөйләячәк, төп казанышларны билгеләп үтәчәк, шулай ук 2023 елга планнар белән уртаклашачак.
2022 елда фонд тарафыннан уңышлы тормышка ашырылган проектлар арасында “Дан” күпфункцияле инклюзив спорт комплексын эшләтеп җибәрү; “Бер-беребезгә ярдәм итик” һәм “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” тернәкләндерү курсларын уздыру; Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетен һәм фонд комплексы территориясендә социаль ашханә төзү; мобилизацияләнгән сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлтелгән “Батырлык-Мужество” акциясе; фонд карамагындагы типографиядә “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын Луи Брайль системасы буенча бастыру да бар.
Спикерлар:
- “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды Советы рәисе, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Баязитов Илдар хәзрәт;
- “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды президенты Исмәгыйлев Илһам Фәтхирахман улы;
- “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фонды вице-президенты – тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Гыйльметдинова Мәликә Рәфкать кызы;
- “Ярдәм – Помощь” Гомуммилли хәйрия фондының күрмәүче белгече Мингәрәев Фәнис Рәис улы.
Әлеге чарада катнашу өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитацияне + 7 (917) 928-89-78 телефоны аша узарга мөмкин. “Ярдәм – Помощь” гомуммилли хәйрия фонды матбугат секретаре Ләйсән Сафина.
Матбугат очрашуын уздыру урыны: Казан ш., Серов ур., 4А й., “Ярдәм – Помощь» гомуммилли хәйрия фонды чатыры. Башлана: 17:30 сәгатьтә.