Сорау: Әссәламәгаләйкүм! Тәсбих намазы буенча нинди хокукый карар бар? Бу намаз турындагы хәдисләрнең зәгыйфь булуы турында ишеткәнем бар.
Җавап:
بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ
Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Хәнәфи мәзһәбе буенча тәсбих намазы өстәмә (нәфел) намазларының берсе булып тора. Аны намаз уку рөхсәт ителә торган теләсә кайсы вакытта кылырга була.
Имам Мөхәммәд Әмин ибн ‘Абидин болай дип яза:
"يفعلها في كل وقتٍ لا كراهة فيه، أو في كل يومٍ أو ليلةٍ مرةً، وإلا ففي كل أسبوعٍ أو جمعةٍ أو شهرٍ أو العمرِ، وحديثها حَسَنٌ لكثرةِ طرقهِ، وَوَهَمَ من زعم وضعَه". يُنظر: "رد المختار" لابن عابدين، 2/27.
"Тәсбих намазы теләсә кайсы вакытта [намаз уку хупланмый торган вакытлардан тыш], яки һәр көнне яки төнне, һәр атнаны яки җомга көнне, айга бер бер тапкыр яки гомердә бер тапкыр булса да укыла. Бу намаз турындагы хәдисләр төрле юллар белән тапшырылу сәбәпле, алар хәсән хәдисләр булып санала. Аларны зәгыйфь дип әйткән кеше хаталанадыр" ("Радд әл-мухтар"«, Ибн ‘Абидин. 2/27).
Чыннан да, бу хәдисне үз җыентыкларында берничә танылган хәдис белгече китерә. Мәсәлән, имам әт-Тирмизи в "Җами‘ әл-кәбир" (№485-488), “Сунан”да Әбу Дауд №1486), “Сунан”да ибн Мәҗә (№1386-1387) һ.б.
Һәм Аллаһ - яхшырак Белүче. ⠀⠀⠀
Татарстан мөфтиятенең фәтвалар (даруль-ифта) бүлеге.