Сорау. Әссәламүгаләйкүм! Минем өчен зәкят түләү буенча хисап елы Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көнендә (ред. иск. - 8 сентябрьдә) җитте, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында мин зәкятне хәзер генә түли алам (ред. иск. - сорау 7нче декабрьдә килде). Түләргә кирәк булган сумма 3500 долларны тәшкил итә. Минем аны сумнарда түлисем килә. Миңа валютаны сумнарга күчәргәндә кайсы курсны истә тотарга: еллык хисап тулган көннекенме яки зәкят түләү көннекенме?
Җавап.
بِسۡـمِ ٱللَّهِ ٱلرَّحۡمَٰـنِ ٱلرَّحِيـمِ
Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.
Зәкятне башка валютада түләү рөхсәт ителә.
Валюта алыштырганда зәкят түләү көне курсы исәпкә алына.
"وإنما له ولاية النقل إلى القيمة يوم الأداء، فيعتبر قيمتها يوم الأداء، والصحيح أنَّ هذا مذهب جميع أصحابنا".
يُنظر: "بدائع الصنائع"، الكاساني، 2/22.
"Ул [зәкят түләүче кеше] зәкят түләү көнендә базар бәясе буенча [валюта алыштыру] хокукына ия. Исәп итеп зәкят түләү көнендәге [валюта] бәясе алына. Бу фикер ышанычлы булып һәм безнең барлык галимнәрнең карашы булып тора".
К.: "Бәдаигъ әс-сәнаигъ", әл-Касани, 2/22.
Аллаһ – яхшырак Белүчедер.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең фәтвалар бүлеге (даруль-ифта).