Мөслим мөхтәсибәтендә йомгаклау җыелышы үтте

30 декабрь 2022 ел 09:12
Мөслим мөхтәсибәтендә йомгаклау җыелышы үтте

29нчы декабрь көнне Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәровның Мөслимгә эшлекле сәфәре район башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы һәм районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин белән очрашудан башланып китте. Җирлектә тормышка ашырылган проектлар, алып барылган эшчәнлек буенча фикер алышу узды.

Алга таба, Җәмигъ мәчетендә Мөслим мөхтәсибәтенең  имам-хатыйблары катнашында йомгаклау җыелышы үтте. Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин 2022нче елгы эшчәнлек нәтиҗәләре, 2023нче елга бурычлар белән таныштырды.

Утырышның икенче яртысында Равил хәзрәт имамнарга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәләмнәрен җиткерде, киләсе дүрт еллыкка шәһадәтнәмәләр тапшырды һәм борчыган сорауларга жавап бирде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
1:42
Кояш чыга
3:42
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
30
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
1
2
3
Rambler's Top100