“Зәкят” һәм “Ярдәм” фондлары Татарстан солдатлары ихтыяҗлары өчен машина алырга ярдәм итте

11 гыйнвар 2023 ел 12:53
“Зәкят” һәм “Ярдәм” фондлары Татарстан солдатлары ихтыяҗлары өчен машина алырга ярдәм итте

Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды һәм “Ярдәм” гомуммилли хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларның ихтыяҗлары өчен автомобиль сатып алуда матди ярдәм күрсәттеләр. Җыелган сәдакалар хисабына, махсус хәрби операция кырлары шартларын истә тотып, катлаулы һәм юлсыз җирлекләрдә йөрү өчен Россиядә җитештерелгән “Нива” сатып алынды. Транспорт чарасы ачкычлары шушы көннәрдә махсус хәрби операция кырларына имам буларак китәргә җыенучы Руслан хәзрәт Әгъмәловка тапшырылды.

Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга хәрби шартларда автомобиль кирәк булуы хакында Руслан хәзрәт 2022 елның 1 декабрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуда җиткергән иде. Иң беренче чиратта автомобиль аның үзенә, төрле нокталарга йөреп, имам вазифаларын башкарырга һәм солдатларга дини хезмәт күрсәтергә уңайлы булачак. Шулай ук “Нива” солдатларга аерым пунктлар арасында тиз күченеп йөрү, азык-төлек һәм дарулар ташу өчен файдаланылачак.

Моннан тыш, “Зәкят” хәйрия фонды “Нивага” республика сугышчыларына төрле кирәк-яраклар төяп җибәрде. Болар: 200 банка хәләл сыер итеннән тушенка, тәүлек рационына исәпләнгән коры паек җыелмалары, беренче медицина ярдәме, шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе кирәк-яраклары (барлыгы 3 коробкада), 20 килограмм бал.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы сугышчыларына ярдәм йөзеннән акча җыюны 27нче сентябрьдән игълан иткән иде. Җыелган 8,3 млн сумлык акчалар хисабына республика сугышчыларына хәрби кырларда кирәк булачак әйберләр сатып алынды. Шул исәптә: 14 000 данә хәләл тушенка, 40 комплект хәрби обмундирование (шлемнар, бронежилетлар, бронеплитәләр, кан агуны туктатучы жгут-турникетлар), 14 комплект хәрби кием (кышкы аяк киемнәре, эчке термокием, балаклава, перчатка, оекбашлар, хәрби келәмнәр), медикаментлар һәм шәхси гигиена әйберләреннән торган 14 җыелма. Акчалата өлеш кертүдән тыш, мөхтәсибәтләр “Зәкят” фондына шулай ук махсус хәрби операция кырларында солдатларга кирәкле азык-төлек, җылы кием һәм башка файдалы кирәк-яраклар китерде. 30 декабрьдә “Зәкят” Татарстан солдатларына генератор җибәрде.

Акча җыю дәвам итә. Аны сайт аша яки 2202 2007 0125 5174 (Зиля Ириковна И.) номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин.

”Ярдәм” фонды, өлешчә мобилизация башлангач, мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән “Батырлык-Мужество” акциясен оештырды. Әйтергә кирәк, мобилизацияләнгән солдатларның 805 гаиләсе “Ярдәм-Помощь” фондыннан 1 млн 610 мең сумлык азык-төлек ярдәме алды. Акча җыю дәвам итә. Тапшырылган медикаментларның суммасы, тулаем алганда, 180 мең сумны, ә кием-салым һәм аяк киеме бәяләре 453 мең сумны тәшкил итә. Шулай ук солдатларны җыю пунктларында 100 мең сумлык ашату оештырылды, качакларга 150 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана