Атаклы галим, тарихчы, этнограф, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елда, Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел белем ала. 1850 елда туган ягына кайтканда, берничә дөя йөге китап алып кайта. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Төрки халыклар тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керә.
Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше – гарәпчә язылган дини-фәлсәфи хезмәтләр.
Тарихи, биографик характердагы «Вафийәт әл-әслаф...» хезмәте Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында сөйли. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». Ул татар халкы тарихы буенча язылган беренче хезмәт булып санала.
Галимнең тууына 100 ел тулуга багышлап, күп язучылар һәм галимнәр катнашында чыккан «Мәрҗани» мәҗмугасы 1915 елны Казанда дөнья күрә. Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.