Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм "Хозур" нәшрият йорты яңа проектны – рус телендә онлайн-мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. Шул рәвешле, хәзер планетаның төрле почмакларында яшәүче рус телле мөселманнарның Ислам нигезләре буенча бушлай белем алу мөмкинлеге барлыкка килде.
Бүген, раҗәб аеның 2нче көнендә (24нче гыйнварда), Нәзарәттә әлеге проект рәсми рәвештә журналистларга тәкъдим ителде. Сорауларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин һәм мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин җавап бирде.
Уникаль белем бирү мәйданчыгы Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ресурсның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Барлыгы “шәкертләрне” 200-дән артык 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатланган.
Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин.
https://medrese.tatar/ белем бирү платформасында барлык популяр социаль медиа яки электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теркәлгәннән соң, системада һәр укучыга шәхси кабинет ачыла, анда үткән темалар, эшләнгән тестлар турында мәгълүмат туплана. Шунысы игътибарга лаек, «шәкертләр» һәр дәрестән соң онлайн-мәдрәсәдә контроль тест узарга тиеш булачак. Чираттагы дәрескә тестны уңышлы тапшыручылар гына керешә ала. Түбән балл алганда, үзләштерелмәгән темага кире кайтырга кирәк булачак.
Онлайн-мәдрәсәдә дәресләрне "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казан имам-хатыйблары алып бара.
Онлайн мәдрәсә проекты 2021 елда төзелгән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе платформасы базасында эшләнгән. 2022 елда платформага 14 385 "шәкерт" килгән. Шуларның 77 се укуларын уңышлы тәмамлады һәм ислам нигезләре буенча программаны тулысынча үзләштерде. Шунысы да игътибарга лаек, мәдрәсәдән файдаланучыларның 43%-ы 44 яшькә кадәрге яшьләргә карый. Укучыларның 60 проценты – хатын-кызлар. Кулланучыларның төрле кыйтгаларда яшәве проектка ихтыяҗның зур булуын раслый: Россия татарларыннан тыш, порталда Казахстан, АКШ, Кыргызстан, Үзбәкстан, Германиядән 729-1000 милләттәшебез белем ала. Ауропа, Азия, Төньяк Америка илләреннән белем эстәүчеләрнең саны – 100 дән кимрәк. Мәдрәсә эшли башлаганнан бирле, (2021 елның 18 гыйнвары) сайттан 63, 577 кеше файдаланган, 475 кеше укуын тәмамлаган.
Ресурс билгесез "шәехләр" лекцияләренә һәм Интернет челтәрендәге шикле видеоресурсларга альтернатива булып тора.
– Әлеге проектның татар телендәгесе бик зур популярлык казанды, – дип билгеләп үтте мөфти Камил хәзрәт. – Күпләгән сорау-үтенечләрне ишетеп, без аны рус телендә дә ачу буенча зур тырышлык куйдык. Чөнки күп кешенең мәчет-мәдрәсәгә йөреп белем алырга мөмкинлеге юк: мәчет еракта яки бөтенләй булмаска, яки укытучы булмаска мөмкин. Шуңа күрә Диния Нәзарәте ислам нигезләре буенча дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеген булдырды, – дип аңлатып үтте мөфти хәзрәт һәм дини гыйлемне остаздан алуы яхшырак, дип искәртте.
Информацион технологияләр чорында онлайн-мәдрәсәнең актуальлеген Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин дә билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта дистанцион рәвештә белем алу киң кулланыла. Бу уңайдан мәчет каршындагы курсларны да онлайн рәвештә тыңлау мөмкинлеген тудыру зарурлыгы көн тәртибенә килеп басты. Бу – мәчетләр каршындагы курсларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган программалар нигезендә эшләнгән онлайн-мәдрәсә. Авылда, мисал өчен, мөгаллимнәр җитми. Бу очракта онлайн мәдрәсә ярдәмгә киләчәк”, – дип аңлатып үтте ул.
Алга таба Ришат Әхтәм улы ике ел дәвамында эшләгән татар телле онлайн-мәдрәсәнең нәтиҗәләре белән таныштырып, дәресләр алу тәртибе, уку сәгатьләре, мөгаллимнәр составы, төп фәннәр, аларны яздыру, әзерләү нечкәлекләре, проектка белгечләр җәлеп итү һәм киләчәктә аны тулыландыру планнары белән таныштырып китте.