Газиз милләттәшләрем!
Бүген кояш баю белән Раҗәб аеның беренче җомгасы керде, ә димәк, дин кардәшләребез Рәгаиб кичәсен каршы алды. Рәгаиб кичәсе алдыннан мөхтәрәм Габдулла һәм Әминәнең никахы булган. Шушы никах нәтиҗәсендә галәмнәргә Раббыбызның иң зур рәхмәте буларак җибәрелгән соңгы Пәйгамбәр Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән. Хактыр ки, тәкъвалы бәндәләр өчен бу төндә күп игелекләр һәм файдалар яшеренгән: аңа хөрмәт күрсәтеп уяу торганнарга Аллаһы Тәгалә күпсанлы әҗер-саваплар бирә. Шуңа күрә Рәгаиб кичәсен гыйбадәттә һәм тәүбәләр китереп уздырган ихлас мөселманнарның догалары, ин шә Аллаһ, кабул ителер һәм хисапсыз әҗер-савапларга ия булыр. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Рәгаиб кичәсен истән чыгармагыз! Коръән укыгыз, намаз һәм зикер кылыгыз, сөекле Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтегез. Әлеге фазыйләтле кичә сезгә Раббыбызның ризалыгына, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешергә ярдәм итсен!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин