Татарстан имам-мөхтәсибләре “Нигезләмәгә” өстәмәләр кертү турында фикер алышу өчен җыелды

07 февраль 2023 ел 16:46
Татарстан имам-мөхтәсибләре “Нигезләмәгә” өстәмәләр кертү турында фикер алышу өчен җыелды

Бүген, Раҗәб аеның 16 нчы көнендә (7 февральдә), Лаеш районы мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының барлык имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары җыелды. Утырышның төп мәсьәләсе булып 2019 елда кабул ителгән «ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә»гә өстәмәләр кертү турында фикер алышу тора. Шул рәвешле, Нигезләмәне республикада дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып тулыландырылган редакциядә чыгару ниятләнә. 

«Нигезләмә...» асылда Татарстанда татар-мөселман традицияләрен саклау механизмы ролен үти. Татарстанның мөфтияттә аттестация узган барлык имамнары үз эшчәнлекләрен әлеге Нигезләмә нигезендә алып бара. Документта татар-мөселман йолаларын дөрес үтәү таләпләре буенча тулы мәгълүмат бар: исем кушудан алып мәет җирләүгә кадәр.

Имамнарның дини эшчәнлеген стандарлаштыруны күздә тоткан Нигезләмә 2014 елда әзерләнде һәм, камилләштерелеп, 2019 елда үз көченә керде. Документка үзгәрешләр кертү өчен шәригать белгечләре, казыйлар, голәмәләрдән торган эшче төркемнәр булдырылды. Хәзер аларның тәкъдимнәре буенча ачык фикер алышулар башланды. Мисал өчен, бүген «Гакыйдә» һәм “Гыйбадәтләр” бүлекләре тикшерелә. Шул исәптән, хәзрәтләр җәмәгать, гает һәм җомга намазларын үткәрү, хотбә һәм вәгазь төзелеше, җеназа намазы һәм мәет күмү тәртипләре, каберләрне зиярәт кылу, ураза тоту, сәдака бирү һәм зәкят түләү, исем кушу, хаҗ кылу тәртипләре һәм башкалар турында сөйләшә.

Иртәгә утырышта “Мөгамәләтләр” (ислам хокукы нигезләре), “Мәчет төзегәндә исәпкә алынырга тиешле тәртипләр”, “Күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү буенча белешмәлек”, “Татар мәкаме” бүлекләрен кертү буенча фикер алышачаклар. 

“Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”гә өстәмәләр кертүне мөфтиятнең Пленум утырышында раслау планлаштырыла, ул 2023нче елның 9нчы февралендә узачак. Шуннан соң әлеге документ һәм төзәтмәләр үз көченә керәчәк һәм Татарстанның барлык имамнарына җиткереләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана