18-19 майда Казанда «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумы уза

14 февраль 2023 ел 14:26
18-19 майда Казанда «Россия — ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумы уза

Бүген, раҗәб аеның 23 нче көнендә (14 февральдә), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Россия – ислам дөньясы: Kazanforum» халыкара икътисади форумын оештыруга һәм үткәрүгә багышланган брифинг узды. 2023 елгы форумны уздыру үзенчәлекләре турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов сөйләде. 

Талия ханым Миңнуллина, Россия Федерациясе һәм Ислам дөньясы илләренең икътисади хезмәттәшлегенең төп мәйданчыгына әверелгән форумның аерым чараларына күзәтү ясап, быел Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Халыкара икътисадый форумы 18-19 май көннәрендә Казанда «Россия-ислам дөньясы: Kazanforum» исеме астында Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак, дип билгеләп үтте. Форумны әзерләү һәм уздыру буенча федераль оештыру комитетын Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкли. 

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренчә, быел форумны оештыруда зур үзгәрешләр булды: хәзер ул федераль статуска ия. Форумда "Халыкара хезмәттәшлек", "Ислам финанслары", "Хәләл индустриясе", "Бизнес мөмкинлекләре", "Технологияләр", "Стартап кластер", "Инвестицияләр", "Логистика", "Тотрыклы үсеш максатлары зонасы", "Хатын-кыз карашы" һ.б. блокларны үз эченә алган 200гә якын чара һәм 127 эшлекле сессия көтелә. Моннан тыш, форум программасына  гадәттәгечә хәләл индустриясенең ел саен уза торган RUSSIA HALAL EXPO халыкара күргәзмә экспозициясе һәм "Изге Болгар җыены" кертелде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт үзенең чыгышын җир тетрәүләр вакытында зыян күргән һәм авырлыклар кичергән Сүрия һәм Төркия халыкларының кайгысын уртаклашудан башлады. Бүгенге очрашу темасы буенча ул саммитның федераль дәрәҗәгә чыгуы илнең югары җитәкчелегенең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне һәм Россия эчендә Halal lifestyle концепциясен үстерүгә әзерлеген дәлилли, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул элегрәк һәр саммитның чит илләрдәге хәләл индустриясендә катнашучыларның Татарстанга һәм Россиягә карата зур кызыксыну күрсәтүен ассызыклады. Нигездә, аларның игътибарын Татарстанның хәләл-сертификацияләү һәм ислам финансларын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе җәлеп итә иде. Мисал итеп ул Бразилиянең Fambras Halal компаниясен китерде – алар хәләл продуктларны сертификацияләү буенча дөньядагы иң зур орган булып тора:

–  Барлык гарәп дәүләтләре дә диярлек хәләл продукцияне үз илләренә кертү өчен әлеге компания белән хезмәттәшлек итә, - дип билгеләп үтте мөфти. – Бу сәер яңгыраса да, моның сәбәбе бик гади: Бразилиянең һава торышы терлек асрау өчен бик уңайлы. Шуңа күрә хәтта Хаҗ вакытында да Согуд Гарәбстанына бу компания тарафыннан сертификацияләнгән җитештерүчеләр үстергән ит китерелә. Без дә хәзер алар белән килешүләр төзедек, алар безне дөньяның хәләл базарына чыгу өчен нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген күрсәтәчәк. Бразилиядә бу мөмкин булгач, әллә Россиядә мөмкин түгелме?

Камил хәзрәт шулай ук соңгы 2 елда Татарстанның ислам финанслары өлкәсендә дә сизелерлек алга китүе хакында хәбәр итте. Шул исәптә Форумның мәйданчыклары һәм элемтәләре ярдәмендә дә. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 5 хәләл продукт эшләде, алар арасында «Ак барс Банк»та күчемсез милек сатып алу өчен хәләл рассрочка һәм банк картасы һ.б. Моннан тыш, РИИ каршындагы Техник комитет белгечләре тарафыннан бүгенге көндә 9 бердәм федераль хәләл стандарт эшләнде, шуларның 4-се Росстандартта кабул ителгән, 5сен кабул итәргә әзерләнәләр. 

Мөфти хәзрәт үз чыгышында шулай ук быелгы "Изге Болгар җыены"ның иң мөһим серен ачты: оештыручылар хәзер Болгарга килүчеләр өчен беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ җир шарының төрле почмакларында саклана торган 11 мөкатдәс амәнәтен алып килү мөмкинлеген карый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана