Бүген, Раҗәб аеның 24нче көнендә (15нче февральдә), Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында “Россия – ислам дөньясы: Kazanforum” халыкара икътисади форумын оештыруга һәм үткәрүгә багышланган республикакүләм оештыру комитеты утырышы булып узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Аның эшендә шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Рөстәм Нургали улы искәртеп үткәнчә, 2023нче елдан форум федераль статуска ия булды һәм “KazanForum” Россия Федерациясенең мөселман илләре белән багланышларын киңәйтү өчен нәтиҗәле икътисадый мөмкинлек булып тора.
“Россия – ислам дөньясы: Kazanforum” халыкара икътисади форумы 18-19нчы майда узачак. Төп чаралар “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, Казан Кремлендә, Казан Ратушасында, Казан Теннис академиясендә, Агропромпаркта, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында үткәрелә. Алар рәтендә – Изге Болгар җыены һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы да.
ТР Рәисе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды