“Ислам финанслары – мөселманнар өчен генә түгел”: РИИда Россиядә хәләл банк продуктлары үсешенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар

16 февраль 2023 ел 09:19
“Ислам финанслары – мөселманнар өчен генә түгел”: РИИда Россиядә хәләл банк продуктлары үсешенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар

2023нче елның 15 нче февралендә Россия ислам институтында “Россиядә ислам финансларының бүгенге торышы” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ислам фәннәре докторы, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев, икътисад фәннәре докторы, профессор, Ислам финанслары буенча Россия советы җитәкчесе Шамил Шахвалов, икътисад фәннәре кандидаты, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, финансист, ислам банкингы буенча белгеч, “Ля риба финанс” ислам финанс компаниясе генераль директоры Морад Алискеров, Ислам икътисадын һәм финансларын үстерү үзәге рәисе, РАЭИФ әгъзасы, ислам финанслары өлкәсендә AAOIFI тарафыннан сертификацияләнгән шәригать белгече Булат хәзрәт Мөлеков, РИИ каршындагы Ислам икътисады һәм финанслары үзәге җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Әбуяхъя, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы ярлыкау комиссиясе әгъзасы Азат Гайнетдинов катнашты. Түгәрәк өстәлдә төп игътибар Россиядә ислам финанслары үсеше тенденцияләренә һәм үзенчәлекләренә, гамәлдәге ислам финанс продуктларына, Россия законнарындагы үзгәрешләргә, бу өлкәдә банклар эшчәнлегенә һәм аеруча хәләл финанс хезмәтләренең яңа базарына эксперт күзәтчелеге кирәклегенә бирелде.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, түгәрәк өстәлдә катнашучыларны сәламләп, хәзерге вакытта Россиядә бу теманың актуаль булуын ассызыклап узды. Аннары сүзне Рөстәм хәзрәт Нургалиев алды, ул исә соңгы вакытта ислам финанслары мәсьәләсе хакында фикер алышулар ешайса да, Россия өчен аның яңалык булмавын әйтте: соңгы 2 елда Татарстанда гына да ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы тарафыннан 5 төрле хәләл банк продукты эшләнде, дип билгеләп үтте.

– Соңгы вакытта ислам финанслары мөселман җәмәгатьчелегенә генә түгел, гомумән үзләрен теге яки бу дингә карамаган гражданнар өчен дә кызыксыну уята, – диде Рөстәм хәзрәт. – Чөнки асылда ислам финанслары мөселманнар өчен генә түгел. Ислам финанслары төрле хәтәрләр чыгу очрагында аның нәтиҗәләрен ике арада гадел рәвештә бүлешүне күздә тота. Бу - билгеле бер өлкәләрнең икътисады үсешендә катнашу һәм башка аерым өлкәләрдән читләшү принцибы. Бәлки, ул теге яки бу җәмгыятьнең икътисадый үсешен тизләтмидер, әмма тулаем икътисад өчен ул куркынычсызлыкны тәэмин итә.

Рөстәм хәзрәт Нургалиев шулай ук бүген ислам финанслары, шул исәптән чит илдәге партнерлардан да, яңа сулыш һәм яңа мөмкинлекләр ала, дип белдерде һәм Россия белгечләренең бу шартларга җайлашырга өлгерүләре мөһим, дип ассызыклады. Аның фикеренчә, ислам финанслары белгечләре белемле, тәҗрибәле генә түгел, ә җәмәгатьчелек тарафыннан югары дәрәҗәдәге ышанычка да ия булырга тиеш.

Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасында соңгы 10 елда хәләл азык-төлек продуктларын җитештерүчеләрне генә түгел, ислам финанслары базарында катнашучыларны да контрольдә тоту буенча эш алып барылды. Мисал итеп ул Татарстанда ислам финансларын эшләтеп җибәрү буенча беренче сафта торган «Амаль» финанс йортын китерде. “Монда кайбер финанс продуктлар булдырыла, эшләтеп җибәрелә, тикшерелә һәм контрольдә тотыла. Һәм һәр продуктта Татарстанда танылган һәм хөрмәтле экспертлардан кемнең дә булса имзасы тора”, – диде Рөстәм хәзрәт Нургалиев. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда «Ак барс» банкы белән берлектә бүген ислам финанс продуктлары, шул исәптән ипотека, кичектереп түләү, лизинглар, дебет карталары эшли, алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә мәҗбүри аудит үтә һәм нәзарәтнең компетентлы белгечләре тарафыннан тәртиптә тотылып, гамәлгә ашырыла.

Ислам финанслары мәсьәләсенә карата үзенең күзаллаулары белән икътисад фәннәре докторы, профессор, ислам финанслары буенча Россия советы җитәкчесе Шамил Шахвалов та бүлеште. Ул Чечен Республикасының ислам финансларын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең бу өлкәдәге эшчәнлеген уңай бәяләде, Татарстанда хәләл банк продуктларының төрлелеген ассызыклады.

Икътисад фәннәре кандидаты, эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, финансист, ислам банкингы буенча белгеч, “Ля риба финанс” ислам финанс компаниясе генераль директоры Мурад Алискеров, үз чиратында, Россиядә ислам продуктларын сату белән кызыксынган аерым банкларның дини оешмаларның контроленә әзер түгеллегеннән зарланды. Ул ислам финанс продуктларының бу өлкәдә чын компетенцияләре булган белгечләр тарафыннан гына эшләнергә мөмкин, җирле дин галимнәре белән хезмәттәшлек алып бару мәҗбүри, моннан башка бу продуктлар тормышка ашырылырга тиеш түгел, дигән сүзгә аеруча басым ясады.

“Амаль” финанс йорты вәкиле, Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Булат хәзрәт Мөлеков “шәригать контроле” буенча экспертлар берләшмәсен булдырырга тәкъдим итте, ул хәләл финанс килешүләрен алып бару белән шөгыльләнә алыр иде. “Финанс продуктларны сату-алу эшчәнлегенә турыдан-туры контроль булырга тиеш”, – диде ул һәм шулай ук әлеге тармакның кадрлар белән тәэмин ителеше мәсьәләләренә дә кагылды. Рөстәм хәзрәт Нургалиев киләчәктә бу проблема тагын да актуальләшәчәк, дигән фикер әйтте, гәрчә бүгенге көндә ислам финанслары буенча белгечләр җитәрлек булса да, алар бу эшкә актив җәлеп ителмәгән, дип белдерде. Шул ук вакытта ул РИИда AAOIFI халыкара оешмасының һәм аның Россиядәге белем бирү һәм имтихан үзәгенең рәсми партнеры булуын, Ислам финанслары буенча белгечләр әзерләнү хакында искәртте. Моннан тыш, биредә Ислам икътисады һәм финанслары үзәге эшли, анда финанс продуктлары эшләнә.

Түгәрәк өстәлдә яңгыраган тәкъдимнәргә йомгак ясап, Рөстәм хәзрәт билгеләп үткәнчә, Россия ислам финанслары базарына бүген "процессларны җайга салу һәм күзәтеп тору өчен ачык, үтә күренмәле мәйданчык кирәк".

-              Без, беренчел экспертизадан тыш, хәләл банк продуктын гамәлгә ашыруны дини оешмалар ягыннан даими контрольдә тотарга чакырабыз, – дип йомгак ясады журналистлар белән әңгәмә барышында Рөстәм хәзрәт Нургалиев. – Республикада моның өчен югары дәрәҗәдәге, белемле һәм тәҗрибәле экспертлар эшли инде”.

Татарстанда эшләнгән хәләл банк продуктлары турында белешмә

Тикшеренү эшләре һәм рәсми бәяләмәләр нәтиҗәсендә соңгы 5 елда Диния Нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Россия күләмендә зур әһәмияткә ия булган 5 ислам финанс инструменты эшләп гамәлгә кертте. Алар:

- күчемсез милек сатып алу өчен “Ак Барс банк”та өлешләп түләү;

- “Ак барс капитал”да хәләл инвестицияләү инструменты;

- “Сахих инвест” дип аталган кыйммәтле кәгазьләрнең шәригать таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләүче мобиль кушымта;

- “Мирас” финанс йортында (ул "Мирбизнесбанк" компаниясе гамәлгә куйган оешма) – автотранспорт, төзелеш материаллары һәм вак көнкүреш техникасы сатып алу өчен мурабаха принцибы буенча өлешләп түләү.

- “Ак барс банкта” хәләл дебет банк картасы.

Финанс продуктларын раслаудан тыш, Голәмәләр шурасы әлеге оешмаларда тышкы аудит та үткәрә: бу финанс оешмаларының һәрберсенә Татарстан мөфтияте күзәтүчеләре – шәригать белгечләре, Ислам финанс оешмаларының бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы AAOIFI (Бәһрәйн) сертификатына ия булган Нәзарәтнең ислам финанс экспертлары беркетелгән.

Бүгенге көндә Голәмәләр шурасында танылган 15 галим эшли, алар арасында 3 ислам фәннәре докторы, 6 фән кандидаты, 2 AAOIFI белгече, 1 Халыкара Голәмәләр шурасы секретаре бар. Голәмәләр шурасы рәисе – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, секретаре –  КИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана