Бүген, Шәгъбан аеның 4нче көнендә (24нче февральдә), изге җомга көнендә Яңа Чишмә районы Зирекле авылында тантаналы рәвештә борынгы мәчет ачылды. Гыйбадәт йорты 1903-1905 елларда төзелгән. Шулай итеп, аның таш һәм кирпечтән салынган диварларына 117 ел. Узган елны биредә эчке төзекләндерү эшләренә керештеләр һәм барлык эшләр төгәлләнгәч ул кабаттан авыл халкы өчен үз ишекләрен ачты. Авылда 350гә якын хуҗалык бар.
Төзекләндерү барышында мәчетнең эчке өлеше элекке халәтенә кайтты, стена һәм түшәмнәр яңартылды, идән җылытылды. Киләсе елга мәчетнең тышын да төзекләндерү көтелә. Әлеге эшләр район башлыгы Вячеслав Козлов, иганәчеләр һәм авыл халкы ярдәме белән башкарылды.
Мәчет ачылу уңаеннан Яңа Чишмә районы мөселманнарының сөенечен бүлешергә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да кайтты. Ул район җитәкчелегенә һәм мөхтәсибәткә, шулай ук мәчетне төзекләндерүдә катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук нәсыйхәтләрен җиткерде, мәчетнең буш тормавын теләп, якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрикләде.
Бүгенге көндә Яңа Чишмә районында 12 мәчет эшли.