Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсенең кичке бүлегендә белем алучы ир-егетләр төркемнәре арасында “Шәкертләр бәйгесе” дип исемләнгән файдалы да, күңелле дә чара үткәрелде. Бәйгедә 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс шәкертләре төрле биремнәрдә ярышты:
1) Таныштыру (һәр командада катнашкан 5 шәкертнең һәрберсе үзе белән шигъри формада таныштырды).
2) Коръән уку.
3) Коръән сүрәләренең тәртип саннарын әйтеп бирү.
4) Мәдрәсәдә өйрәнелә торган кайбер фәннәр буенча мини-викторина.
5) “Гыйбрәтле нәсыйхәт” дип аталган 5 минутлык вәгазь.
6) Хәзерге татар дин әһелләрен фотосурәт буенча тану.
7) Мәдрәсә мөгаллимнәрен балачактагы фотосурәтләре буенча тану.
Шәкертләрнең белем-күнекмәләрен мәдрәсә мөгаллимнәреннән торган жюри бәяләде. Ул нәтиҗә чыгарган арада тамашачылар өчен викторина үткәрелде. Ахырда жюри рәисе – Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев шәкертләрне һәм тамашачыларны гомуми нәтиҗәләр белән таныштырды. Барлык балларны кушканнан соң, беренче урынга 1 нче курс шәкертләре лаек булганы ачыкланды. Икенче урында – 4 курс, өченче урын исә ике төркемгә – 2 нче һәм 3 нче курс шәкертләренә бирелде. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Бәйге күмәк чәй мәҗлесе белән тәмамланды.