Якынлашып килүче Рамазан ае уңаеннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшриятында ике яңа басма чыкты. “Рамазан. Ураза: иң еш бирелә торган сораулар” дип исемләнгән китап рус һәм татар телләрендә дөнья күрде. Басмада ураза тотуга кагылышлы күптөрле сорауларга җаваплар табарга мөмкин. Алар арасында — Рамазанда гыйбадәт кылу, сәхәр һәм ифтар, тәравих намазы, фидия, фитыр сәдакасы темалары урын алган, Рамазан аенда әйтелә торган зикерләр китерелгән һ.б.
“Рамазан. Ураза: иң еш бирелә торган сораулар” китабын “Хозур” нәшрият йорты кибетләреннән сатып алырга һәм җир йөзенең теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
Кибет: Казан шәһ., Париж коммунасы ур., 6нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;
Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;
Интернет-кибет: huzurshop.ru
Китап бәясе – 20 сум.