Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә - Согуд Гарәбстаны Корольлегендә эш сәфәрендә. Бүген биредә, Җиддәдә, ТР Рәисе, “Россия ислам дөньясы” стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Хөсәен Ибраһим Таха белән очрашты.
Җитәкчеләр Стратегик караш төркеме һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы хезмәттәшлеге, алда торган «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV Халыкара икътисади форумын уздыру, ислам илләрендә спорт, аерым алганда, хоккей үсеше һ.б. мәсьәләләр турында фикерләште.
Рәсми очрашу тәмамлангач, Рөстәм Нургали улы һәм Камил хәзрәт гомрә (кече хаҗ) кылып, Мәккәдәге Хәрам мәчетендә булды.
ТР Рәисе матбугат хезмәте фотолары файдаланылды