Бүген, Шәгъбан аеның 22нче көнендә (14нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Казахстан Республикасының дин эшләре буенча Комитет рәисе урынбасары Бауржан Бакиров җитәкчелегендә делегацияне кабул итте. Делегация составына шулай ук “AQNIET” фонды директоры Сакен-Тай Мөхәмәдҗанов, фонд директоры урынбасары Ернар Маусумбеков, фонд директорының киңәшчесе Алим Шауметов керде. Мөфтияттә узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге директоры Ринат Патеев катнашты.
Мөхтәрәм кунаклар Татарстан башкаласына дини, фәнни, хәйрия оешмаларының алдынгы тәҗрибәсе белән якыннан танышу өчен килгән, алар берничә көн дәвамында дәүләт оешмаларында, белем бирү учреждениеләрендә булырга ниятли.
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларны каршы алып, республикада мөселманнар тормышы, дини вәзгыять, Идел буенда ислам дине кабул ителү һәм таралу тарихы хакында сөйләп узды. Казахстан кунаклары мөфти авызыннан мөселман халыкларының дини мирасы, татар дин галимнәренең мөселман дөньясында тоткан урыны, җәмгыятьтә һәм глобальләшү шартларында татар-мөселман үзенчәлекләрен торгызу һәм саклап калу хакында бай мәгълүматлар алды. Мөфти хәзрәт хәзерге татар һәм казах халыкларын төрки дөньяда күпгасырлык дини, әдәби мирас берләштерүен һәм багланышларның көчле булуын искәртеп, Хуҗа Әхмәд Ясәвинең (1103—1166) “Диване хикмәт” әсәрен искә төшерде, аны популярлаштыру юллары буенча фикерләрен җиткерде.
Мөфти кунакларга “Казан басмасы”, Коръәнне өйрәнү, мөселман дини оешмалары эшчәнлеге, “Хозур ТВ” мөселман телевидениесе, “Азан” радиосы эшчәнлеге белән таныштырып узды. Камил хәзрәт Татарстан дини уку йортларында ислам белгечләрен әзерләү барышы турында сөйләде, Россия ислам институтын һәм аның карамагында эшләүче имамнарның белемнәрен күтәрү Үзәген барып күрергә тәкъдим итте. Кунаклар елдан-ел дини кадрлар әзерләү өчен мөмкинлекләрнең артуын билгеләп уздылар.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге директоры Ринат Патеев ассызыклаганча, Казахстанның фәнни даирәсе, ислам галимнәре белән хезмәттәшлек күптәннән бара.
Мөфти Камил хәзрәт танышуга шат булуын белдереп, ел дәвамында Нәзарәт тарафыннан үткәрү ниятләнгән чараларга тукталды, хезмәттәшлекне киңәйтү юллары буенча фикерләрен җиткерде. Очрашу кунакларына татар өммәтенең иң зур рухи ядкәре – Коръәннең “Казан басмасы”н тапшырды, әлеге басма быел хәзерге заман фәнни һәм басма стандартларга туры китерелеп яңартылганнан соң, беренче тапкыр классик мүсхәф рәвешендә дөнья күрүе белән үзенчәлекле булып тора. Басма үзенең уникаль һәм уңайлы типографик шрифты белән мәшһүр.