Чүпрәле мөхтәсибәтендә “Иманлы хатын-ил күрке” дигән чара узды

15 март 2023 ел 11:16
Чүпрәле мөхтәсибәтендә “Иманлы хатын-ил күрке” дигән чара узды

Шәгъбан аеның 22 нче көнендә (14 мартта) Чүпрәле мөхтәсибәтендә “Иманлы хатын-ил күрке” дигән мәгънәле чара узды. Чара Чүпрәле мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия абыстай Шәрәфетдинова һәм Җәүһәрия ханым Якупова тырышлыгы белән оештырылды.

Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов чараны Коръәни кәрим аятләрен укып башлап җибәрде. Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны, тәрбия, әхлак үрнәге булуы хакында вәгазьләр сөйләде. Мөслимәләргә район мәхәлләрендә башкарган хезмәтләре өчен олы рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә дә халкыбызга дини-тәрбия бирүдә исәнлек, уңышлар, башкарган гамәлләренең Аллаһы Тәгалә тарафыннан әҗер-саваплы булуын теләде.

Мөслимәләр, үзләренең Ислам турындагы белемнәрен тагын бер барлап, сынау-биремнәргә җавап бирде. Биремнәр мөселманнар башкарырга тиешле гамәлләрнең гарәпчә атамаларын әйтүне, Коръәни кәримнән сурәләрне искә төшерүне, дини темага кыска гына хикәя язуны, Аллаһының 99 исемен атауны күздә тотты. Мөслимәләр әниләр турында шигырьләр, мөнәҗәтләр дә сөйләде.

Очрашуда шулай ук мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов, Пенсия фондының райондагы бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова, Пенсионерлар берлегенең райондагы бүлеге җитәкчесе Дилүзә Азизова катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана