Татарстан мөфтие “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе белән очрашты

16 март 2023 ел 12:32
Татарстан мөфтие “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе белән очрашты

Бүген, Шәгъбан аеның 24нче көнендә (16нчы мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә “Ханский дом” төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән очрашты. Очрашуда шулай ук “ТР Вакф” фонды генераль директоры Фирдүс Галиуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак Питрәч районы Үзәк мәчете төзелеше барышы һәм хәзерге вакытта башкарылган эшләр белән таныштырды. Бүгенге көндә бина күтәрелде, түбәсе бар, подвалда, беренче-икенче катларда эчке эшләр алып барыла, зур гөмбәз һәм ай кую көтелә. Гыйбадәт йортын Рамазан-шәриф аена техник ачу планы куелды.

Аннары Питрәч районы Беренче Май поселогында төзелүче мәчет турында сүз алып барылды. Төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов шулай ук республикада мөселман инфраструктурасын үстерү, шәригать буенча договорлар төзү үзәген булдыру мәсьәләләре хакында да үз тәкъдимнәрен җиткерде.

Мөфти Ильяс Гыймадовка республикада мөселман төзелешләрен алып баруга керткән тырышлыклары өчен рәхмәтен белдерде, үзенең киңәш-фикерләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана