Бүген, 18 март көнне, Сокуры мәдәният йортында "Гаилә кыйммәтләре сагында" бәйгесенә йомгак ясау чарасы үткәрелде. Бүләкләү тантанасында башкалабыз кунаклары, районыбызның хөрмәтле шәхесләре, хәзрәтләребез дә катнашты.
Бәйге Лаеш мөхтәсибәте һәм Лаеш районы Мәгариф бүлеге тарафыннан, район башлыгы Илдуса Зарипов һәм Сокуры авыл җирлеге башлыгы Руслан Газизуллин ярдәме белән оештырылды.
Бәйгедә катнашу өчен 4-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр гаилә темасына рәсемнәр ясап һәм иншалар язып җибәрде. Барлыгы 100 якын эш килеп иреште (70 рәсем һәм татар һәм рус телләрендә 25 инша). Аларны мәртәбәле жюри бәяләде: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты доценты Резеда Сәфиуллина, Лаеш районы Мәгариф бүлегенең милли мәгариф методисты Лария Сафина, Лаеш мөзтәсибәтенең "Ихлас" газетасы әдәби редакторы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Фәттахова.
"Рәсем" номинациясендә 4-6 яшьләр балалар катнашты. "Татар телендә инша" номинациясендә 4-6 сыйныф укучылары, 7-9 сыйныф укучылары һәм 10-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Иҗат жимешләрен юллаган һәр бала бүләкләнде. Аерым урыннар да билгеләнде, дипломнар тапшырылды.