Бүген, Шәгъбан аеның 28нче көнендә (20нче мартта), Нәзарәттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә “Рухи моң” бәйге-фестивале буенча чираттагы очрашу үткәрелде. Җыелышта “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, алып баручы Марсель Әхмәдуллин, Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзев, Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы, танылган режиссер Марсель Мәхмүтов, шулай ук мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин катнашты.
Утырышта катнашучылар фестивальгә әзерлек һәм алда торган бурычларны хәл итү буенча планнар билгеләделәр. “Рухи моң” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Марсель Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, хәзерге заманда мөһим фикерләрне визуализация юлы белән җиткерү отышлы санала, шуңа татар азаны турында кыска метражлы фильм төшерү хәл ителми калган мәсьәлә булып тора. Шул нисбәттән, киңәшмәдә “Азан” фильмын төшерүгә әзерлек эшләре хакында сүз алып барылды. Дин өчен көрәшүнең бер үрнәк мисалы буларак, фильмда төп эпизод буларак совет чорының һәм 1990нчы елларның билгеле мөселман дин эшлеклесе Зәкәрия хәзрәт Минвәлиевның тормыш эпизодын күрсәтү ниятләнә. Ул, Казанда 17 ел дәвамында беркайда да азан әйтелми торганнан соң, 1975нче елда Мәрҗани мәчетеннән манарага менеп азан әйтү бәхетенә ирешә.
Хәзерге вакытта булачак фильмның сценарие әзер, аны танылган режиссер Марсель Мәхмүтов язган. Фильмда төп рольне – Зәкәрия хәзрәт ролен дә ул башкарыр дип көтелә. Бүген, мөфтинең тәкъдимнәрен тыңлаганнан соң, сценарийга соңгы төзәтмәләр кертелде. Кыска метражлы фильмда вакыйгалар Казан шәһәренең һәм Татарстанның борынгы мәчетләрендә барачак.
“Рухи моң” татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-конкурсы быел дүртенче тапкыр Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан игълан ителде. Төп оештыручысы – “Рухи моң” иҗат берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәсе. Мәгълүмати партнер – “Тәртип” радиосы.
Әлеге бәйге милли мәкам һәм традицион мелодика калыпларын кайтару, халкыбызның нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баету, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куя. Шулай ук күңелгә чын рухи азык бирердәй, эчтәлекле текст, милли аһәң белән баетылган “үзебезнең” җырларны, иман нурын таратучы, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган динне куәтләүче җыр җанрын үстерү; сәхнәдә үз-үзеңне тоту, зәвык һәм милли модалы киенү буенча да өлге булдыру; Татарстан мәчетләреннән яңгыраучы азаннарның сыйфатын үстерү, милли мәкамле азан традицияләрен торгызу; татар телендә вәгазь сөйләү сыйфатын яхшырту максатлары да бар.