Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1 нче көнендә (23 мартта), Казанның Галиев мәчетендә Коръән хәтем кылына башлады. Хафиз, Галиев мәчете мөэдзине Нурмөхәммәд хәзрәт Исламов көн саен өйлә намазыннан соң (сәгать 12.00-дән соң) бер җүзне, ягъни Коръәннең 1/30 өлешен укып чыгачак. Хәтем кылу Рамазан аеның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Коръәнне хәтем кылуга һәркем кушыла ала: Галиев мәчетеннән Нәзарәтнең “ДУМ РТ” телеграмм-каналында аның турыдан-туры трансляциясе алып барыла.
Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.