Алдагы язмаларда без фидия түләүнең шартларына кагылышлы мәсьәләләрне җентекләп аңлаткан идек.
Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм, шуңа күрә аны башка кешеләргә бирү һәм нинди дә булса башка максатларда тоту рөхсәт ителми.
Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки шуңа тиң мал-мөлкәте булмаган кеше санала [1]. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фидияне иреңә (хатыныңа), өскә табан туганнарга (усул), аска табан туганнарга (фуру‘) түләргә ярамый.
Өскә табан туганнар дип фидияне бирүченең әти-әниләре, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабаларының әти-әниләре санала.
Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.
Нигезләмә:
Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.
Нигезләмә:
"أنه لا يجوز إطعامُ أصلِهِ وفَرْعِهِ وأَحَدِ الزوجين".
يُنظر: "البحر الرائق" لابن نجيم المصري، 4/116.
“Өскә табан һәм аска табан туганнарны һәм иреңне (хатыныңны) [фидия сыйфатында яки фидия күләмендәге сумманы акчалата түләү, бу хакта тәфсилләбрәк моннан укырга мөмкин] ашату рөхсәт ителми [дөрес булмый]”.
Кара. "Әл-Бәхр әр-Раик" Ибн Нүҗәйм әл-Мисри, 4/116.