Кемнәргә фидия бирү дөрес түгел?

29 март 2023 ел 15:19
Кемнәргә фидия бирү дөрес түгел?

Алдагы язмаларда без фидия түләүнең шартларына кагылышлы мәсьәләләрне җентекләп аңлаткан идек.

Билгеле булганча, фидия ул – мохтаҗларга (фәкыйрьләргә) юнәлтелгән ярдәм, шуңа күрә аны башка кешеләргә бирү һәм нинди дә булса башка максатларда тоту рөхсәт ителми. 

Хәнәфи мәзһәбе буенча, мохтаҗ дип нисабы яки шуңа тиң мал-мөлкәте булмаган кеше санала [1]. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фидияне иреңә (хатыныңа), өскә табан туганнарга (усул), аска табан туганнарга (фуру)  түләргә ярамый.

Өскә табан туганнар дип фидияне бирүченең әти-әниләре, шулай ук аларның әти-әниләре, әби-бабаларының әти-әниләре санала.

Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.

Нигезләмә:

Ә аска табан туганнар дип фидияне бирүченең балалары, шулай ук балаларының балалары, оныкларының балалары санала.

Нигезләмә:

"أنه لا يجوز إطعامُ أصلِهِ وفَرْعِهِ وأَحَدِ الزوجين".

يُنظر: "البحر الرائق" لابن نجيم المصري، 4/116.

“Өскә табан һәм аска табан туганнарны һәм иреңне (хатыныңны) [фидия сыйфатында яки фидия күләмендәге сумманы акчалата түләү, бу хакта тәфсилләбрәк моннан укырга мөмкин] ашату рөхсәт ителми [дөрес булмый]”.

Кара. "Әл-Бәхр әр-Раик" Ибн Нүҗәйм әл-Мисри, 4/116.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана