Казанда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды тәрбиясендәге кешеләр өчен көн саен ифтар җыелмалары таратыла. Әлеге акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу ифтар җыелмалары алучыларның санын арттырырга, шулай ук ризыкны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк.
Ифтар җыелмалары халыкның мохтаҗ катламына караган күпбалалы гаиләләр, балаларын ялгызы гына тәрбияләүче әниләргә бирелә. Алар тәмле пылау (бәрәңге боламыгы һәм кәтлит), аш, салат, компот, хөрмә җимеше һәм камыр ризыгы белән сыйлана.
Ураза тотучыларга ифтар белән ярдәм итәргә теләүчеләр әлеге җыелмалар өчен акча күчерә ала.
Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, - дигән.
"Зәкят" фонды карамагындагылар өчен ифтар җыелмаларына үз өлешеңне Бауман урамындагы “Ханума" кафесына килеп кертергә мөмкин.
“Ифтарлар” проектына ярдәмне берничә юл белән күрсәтеп була:
1) 7715 номерына ИФТАР сүзен язып, SMS юлларга (смс бәясе 50 сум) яки ИФТАР дип язып, (буш ара калдырып), СУММАны күрсәтергә, мәсәлән, (ИФТАР 500).
2) 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)
3) Исәп-хисап счетына:
Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директоры - Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322
Акча күчерүнең максатында «ИФТАР» дип күрсәтергә.
4) Исәп-хисап счетына:
“Закят” хәйрия фонды
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603
БИК: 049205603
Юридик адрес: 420111, Казан ш., Лобачевский урамы, 6 нчы йорт
Акча күчерүнең максатында «ИФТАР» дип күрсәтергә.