Рамазанның 15 көне эчендә 7 авыру балага акча җыелды! «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә

07 апрель 2023 ел 17:27
Рамазанның 15 көне эчендә 7 авыру балага акча җыелды! «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны зур колач белән дәвам итә. Акция кысаларында Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан ашыгыч дәвалануга мохтаҗ 7 авыру бала исеменә акча җыелды. Быел 20 авыру балага ярдәм күрсәтергә ниятләнә. Шуңа күрә акча җыю дәвам итә.

2023 ел Рамазаны геройлары:

1) Сөнгатуллина Динә, 5 яшь. Диагнозы: балалар церебраль параличы.  Ул – көтеп алынган икенче бала. Әнисенең йөклелек чоры әйбәт кенә узса да, туганда, буылып, Динәгә бик нык зыян килә. Өч яшендә анда балалар церебраль параличы булу ихтималы турында хәбәр итәләр. Шуннан соң әти-әниләре Динәне актив рәвештә тернәкләнү курсларына, массажга, дәвалау физкультурасына йөртә башлый. Һәр яңа курс кызның үсешенә аз булса да тәэсир итми калмый. Ул, барысын да аңласа да, сөйләшә алмый. Шулай да хәрефләрне һәм саннарны таный: куша һәм ала белә, сүзләр төзи. Хәзер ул утырырга өйрәнә. Әти-әниләре аның сәламәтләнүенә өметен өзми. Аңа тернәкләнү узу өчен, "Зәкят" фонды 60 000 сум акча җыю турында хәбәр итә.

2) Герасимов Андрей, 6 яшь. Аның диагнозы башына су җыелу белән бәйле (внутренняя постгеморрагическая гидроцефалия). Андрейга баш куышлыгындагы суны чыгару өчен операция ясалган. Шулай ук краниостеноз (баш сөягенең баш мие урнашкан өлеше үзгәреш кичергән), үзәк нерв системасы зарарлану, аутизм (РАС), сулыш органнары җитлекмичә туу белән бәйле авырулары бар. Андрей туганнан бирле тормышка ябышып яши. Аңа алты ае тулганчы, гел реанимациядә ятарга туры килә. Аннан соң ул берничә айга үпкәләрне ясалма рәвештә җилләтү аппаратына тоташтырыла. Бәләкәй Андрей 3-4 яшенә кадәр сулыш органнары җитлекмичә туу һәм үпкәләрендә куыклар барлыкка килү аркасында гел сакланып (изоляциядә) яши. Әнисе акрынлап тернәкләнү курсларына йөртә башлагач, баланың шатлыгы эченә сыймый. Андрей бик хәрәкәтчән, тормышны яратучы бала, кешеләр белән аралашырга ярата. Авырулары күп булу, баш мие зарарлану һәм күп еллар сакланып яшәү сәбәпле, аның үсеше тоткарлана, җәмгыятькә җайлашып бетә алмый. Андрей бик мәгълүматны тиз отып ала, дәресләрне бик ярата. Аңа тернәкләнү узу өчен, "Зәкят" фонды 60 000 сум акча җыю турында хәбәр итә.

3) Әмиров Даниил, 6 яшь. Диагнозы: балалар церебраль параличы. Ул җитлекмичә туа, бер як үпкәсе ачылмый. Сабый 2 атна дәвамында үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган хәлдә була, бераздан үзе сулый ала башлый. Аннан соң яңа туган балалардагы сары авыруы, гөмбәчекләр белән бәйле инфекция барлыкка килә. Бер ай дигәндә, Даниилның эчәклек белән бәйле проблемалары башлана, реанимациядә вакытта үз косыгына үзе тончыгып, йоклаганда тыны бетә. Үпкәләре яңадан ясалма җилләтү аппаратына тоташтырыла. Аннан баш миенә зыян килгәнлеге ачыклана (лейкомаляция в стадии кистообразования). Ул үз чиратында балалар церебраль параличына китерә. Ике атнадан соң күзенең челтәр катлавы кисәк кенә катламлана башлый һәм лазер ярдәмендә операция ясала. Күз табибыннан рөхсәт алу белән, табиблар аны тернәкләнү курсларына йөртә башлый. Биш айда исә аны көзән җыерырга тотына һәм 6 айда балалар церебраль параличы дигән диагноз куела. Баланың хәтере яхшы: хәзерге вакытта Даня алфавитны белә, шигырьләр сөйли, аралашырга ярата. Күбрәк кабатлый, әмма сораулар бирми, нәрсәдер сорамый. Әкиятләр һәм уенчыкларны якын күрә. Күзе бик үк әйбәт күрми: предметларны якыннан гына таный. Нык көзән җыеру сәбәпле, бала белән даими рәвештә шөгыльләнергә кирәк. Аңа тернәкләнү узу өчен, "Зәкят" фонды 60 000 сум акча җыю турында хәбәр итә.

Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар:

1. 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2. Картага күчерергә:

 а) 5469 9801 5775 7903 номерлы Саклык банкы картасы (Илнур Мәхмүт улы Ә.).

б) 5336 6903 6390 5623 номерлы Саклык банкы картасы (Илнур Мәхмүт улы Ә.).

в) 4279 3806 8793 7898 номерлы Саклык банкы картасы (Илнар Равил улы Р.).

3. Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

4. Исәп-хисап счетына:

ИНН 1655068682

КПП 165501001

ОГРН 1091600003153

Банк ПАО «Ак барс» банк

К/с 30101810000000000805

Р/с 40703810400020000071

БИК 049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон: 89872253322; 590-27-50; 225-33-22

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана