Хөрмәтле журналистлар! Бүгеннән башлап ММЧ өчен XI Республикакүләм ифтарга аккредитация башланды. Чара 15нче апрель көнне “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк.
Республикакүләм ифтарны матбугатта яктыртырга теләгән хәбәрчеләрнең 2023нче елның 12 апреленә кадәр, кичке сәгать биштән дә (17:00) калмыйча, Niyaz.Sabirzyanov@tatar.ru адресына түбәндәге мәгълүматны җибәрүләре сорала:
• Журналист, оператор һәм фотокорреспондентның исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган көне
• ММЧ исеме
• аппаратура исемлеге
• автомобиль номеры һәм маркасы
• элемтә өчен телефон номеры
Аккредитация 12нче апрельдә сәгать 17:00-дә тәмамлана.