«Хозур» нәшрияты «Шура» альманахының 40нчы санын нәшер итте

10 апрель 2023 ел 14:39
«Хозур» нәшрияты «Шура» альманахының 40нчы санын нәшер итте

Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Шура» альманахының 40нчы санын нәшер итте. Ул мөбарәк Рамазан аеның соңгы көннәренә, бу фазыйләтле кичәләрне файдалы һәм әҗер-савапларга ирешә алырлык итеп үткәрүнең мөһимлегенә багышлана. Бу санда ике олуг бәйрәм – Ураза һәм Корбан гаетләре вәгазьләре дә урын алган.

Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәренә багышланган, 2023 елның 2 нче кварталын колачлаган альманах шулай ук шәүвәл ае фазыйләтләре, милләттәшләребезгә үгет-нәсыйхәтләр, милли тәрбиянең мөһимлеге, мөселманнарның олы кимчелекләре һәм башка темаларны үз эченә ала. Биредә шулай ук пәйгамбәрләребез Лут һәм Йосыф галәйһимүссәлам кыйссалары да китерелә.

Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр.

Альманахны ТР Диния нәзарәте сайтыннан йөкләп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана