Казанның хәләл кафе һәм рестораннары мохтаҗларга ифтар җыелмалары өләшә

12 апрель 2023 ел 12:07
Казанның хәләл кафе һәм рестораннары мохтаҗларга ифтар җыелмалары өләшә

Рамазан-шәриф аенда Казанның кайбер хәләл кафе һәм рестораннары Нәзарәтнең “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафонына кушылып, мохтаҗлар өчен ифтар җыелмаларын бушлай тарата.

Мисал өчен, Казанның “Ханума” кафесы Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” фонды тәрбиясендәге мохтаҗларны көн саен бушлай ифтар җыелмалары белән тәэмин итә. Нигездә алар арасында – күп балалы гаиләләр һәм ялгызы бала үстерүче аналар. Кафе аларны җыелмалар белән үз хисабына тәэмин итә, әмма акциягә теләгән һәр кеше кушыла ала – ул ифтар җыелмалары алучыларның санын арттырырга, шулай ук ризыкны төрләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер “Ханума” кафесында ифтар җыелмасына тәмле пылау (бәрәңге боламыгы һәм кәтлит), аш, салат, компот, хөрмә җимеше һәм камыр ризыгы керә. Рамазан ае башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр 100 мохтаҗ кеше ризыкланырга өлгерде.

Акциягә үз өлешеңне Бауман урамы, 68нче йортта урнашкан “Ханума" кафесына килеп кертергә, акчаларны картага җибәрергә яки смс буенча күчерергә мөмкин:

1) 7715 номерына ИФТАР сүзен язып, SMS юлларга (смс бәясе 50 сум) яки  ИФТАР дип язып, (буш ара калдырып), СУММАны күрсәтергә, мәсәлән, (ИФТАР 500).

2) 5469 6200 1751 2813 номерлы Саклык банкы картасына (Булат Раифович М.)

“Түбәтәй” рестораннары челтәрендә шулай ук “Ифтар-сәдака” хәйрия эстафетасы игълан ителде, аның кысаларында Рамазан ае дәвамында теләгән һәр кеше аз керемле кардәшен 200 сумлык җыелма өчен түләп ифтар кылдыра ала. Мохтаҗлар ифтар-комбо җыелмасын бушлай ала: кемдер ресторанга үзе килә, ә коллектив мәҗлесләргә ресторан аны үзәкләшкән рәвештә мәдрәсәләргә яки хәйрия фондларына тапшыра.

Ифтар-бокслар тавык шулпасыннан, кыстыбыйдан, татар чәеннән (яки морстан) тора. Мохтаҗларга булган җыелма өчен теләсә кайсы ресторанга уңайлы вакытта кассага килеп яки сайтта махсус сылтама буенча узып түләргә мөмкин. Мохтаҗлар ифтарны сәг. 17.30-дан соң ресторан ябылганчыга кадәр кассадан алып китә ала. Бүгенге көндә Рамазан ае башланганнан алып 8408 мохтаҗ кеше ризыкланды. 

Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, – дип әйткән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана