Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин зур вакыйга – XI Республикакүләм ифтар башланыр алдыннан берничә көн дәвамында “Казан экспо” мәйданчыгында хезмәт куйган волонтерлар белән очрашты. Быел XI Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 егет һәм кыз җәлеп ителде.
Очрашу барышында Камил хәзрәт аларга эшнең иң кызу вакыты башланыр алдыннан иң беренче чиратта аларга тирән рәхмәтләрен әйтте, үзенең нәсыйхәт сүзләре белән беррәттән, сабырлык, чыдамлык, ныклык күрсәтеп хезмәт итү өчен киңәш-теләкләрен, нәсихәтләрен җиткерде. Волонтерлар белән махсус үткәрелгән очрашуда ул яшьлек чорының кадерен белеп, аны игелекле эшләр эшләү өчен сарыф итәргә өндәде. Ул волонтерларның ярдәмен Республикакүләм ифтарның төп көче итеп атады һәм кунаклар беренче чиратта аларның матур итеп каршы алулары, якты йөз, күркәм сөйләшүләреннән чыгып бәя бирәчәген искәртте. Аннары исә волонтерлар мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотога төште һәм үз урыннарына эшкә ашыкты.
Мөфти белән шәхси аралашып киңәшләр алу, зур командада эшләү тәҗрибәсе күпләгән яшьләрдә зур кызыксыну уятты. Алар бүгенге очрашудан соң канатланып янә чираттагы зур чараларда катнашу теләкләрен белдерделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, волонтерларны туплау, җыю, Республикакүләм ифтарга әзерләү белән Нәзарәтнең социаль бүлеге шөгыльләнде. Волонтерлар арасында Казанның төрле уку йортларында белем алучылар, хәтта чит ил студентлары да, ярдәм итү, үз өлешен кертү өчен районнардан махсус килүчеләр дә бар иде. Иң яшь волонтерга – 16 яшь булса, иң өлкәненә - 78 яшь.