Сабада 1000 кешелек районкүләм ифтар узды һәм 300 балага ифтар әзерләнә

18 апрель 2023 ел 14:33
Сабада 1000 кешелек районкүләм ифтар узды һәм 300 балага ифтар әзерләнә

Рамазан аеның 25нче көнендә (16нчы апрельдә), Байлар Сабасы бистәсендә меңгә якын кеше катнашында районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. Зур масштаблы авыз ачтыру елдагыча район җитәкчелеге, Саба мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Рамазан аенда ураза тотучы кардәшләребезнең сөенечен бүлешергә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов килде.

Ифтар быел яңа урында – Саба урта мәктәбе базасында үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, Саба районының барлык авылларыннан җыелган халык 100 сумлык түләүле билетлар белән керде. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук  ярдәмгә  мохтаҗларга таратылачагын искәрткән иде. Шуңа да билетлар тиз арада сатылып бетте. Сәдака акчасы ифтар мәҗлесе барышында Шәмәрдәндә яшәүче ике бала анасы, онкология белән авыручы Илсинә Газизова, физик мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләр – шәмәрдәнле Алмаз Тугушев, Сатыштан Тимур Дергуновның якыннарына тапшырылды.

Барлык катнашучылар алдында Җәлил хәзрәт Фазлыев Рамазан аеның фазыйләтләре һәм уразаның соңгы ункөнлегендә яшеренгән Кадер киче турында вәгазь сөйләде. Үгет-нәсыйхәт сүзләрен шулай ук имамнар Алмаз хәзрәт Галимҗанов, Әхмәд хәзрәт Сафин җиткерде, кечкенәдән дини тәрбия алып үсүче Саба яшьләре Аишә һәм Камол Камоловлар Коръән сүрәләре укыды. Азан әйтелгәч, җәмәгать алдан таратылган су һәм җимеш белән авыз ачты. Аннары Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазы укылды, алга таба халык бердәм булып табын янына тезелеште. Авыз ачучыларга табында кайнар пылау, катык, җиләк җимештән әзерләнгән компот, казылык, сыр, яшелчәләр, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары тәкъдим ителде. Авыз ачучыларга ризык өч җирдә әзерләнгән иде. Идәнгә утырып ашый алмаучылар өчен аерым залларда өстәл артында утырып ашау мөмкинлеге тудырылды. Табыннарны әзерләүгә 60лап волонтер җәлеп ителде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов ахырдан әлеге изге эшне оештыруга вакытларын һәм малларын сарыф иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, киләсе Рамазан аен да исән-имин булып, тыныч илләрдә, тыныч көннәрдә каршыларга язсын иде дип дога кылды.

Бүген Саба урта мәктәбе спортзалында 310 бала өчен авыз ачу мәҗлесе үткәреләчәк. Әлеге ифтар ураза тотучы балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус оештырыла һәм аларга бай программа әзерләнә. Кызыксындыру чарасын мөхтәсибәт белән район хакимияте оештыра. Ураза тотучы яшүсмерләрне кунак итү ифтарларын киләсе елларда да дәвам итү көтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Сурәт - 51
Сурәт - 52
Сурәт - 53
Сурәт - 54
Сурәт - 55
Сурәт - 56
Сурәт - 57
Сурәт - 58
Сурәт - 59
Сурәт - 60
Сурәт - 61
Сурәт - 62
Сурәт - 63
Сурәт - 64
Сурәт - 65
Сурәт - 66
Сурәт - 67
Сурәт - 68
Сурәт - 69
Сурәт - 70
Сурәт - 71
Сурәт - 72
Сурәт - 73
Сурәт - 74
Сурәт - 75
Сурәт - 76
Сурәт - 77
Сурәт - 78
Сурәт - 79
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана