Рамазанның соңгы көнен каршылап Казанның "Әхмәдзәки" мәчетендә салют атылды

20 апрель 2023 ел 08:40
Рамазанның соңгы көнен каршылап Казанның "Әхмәдзәки" мәчетендә салют атылды

Кичә кич, Рамазан аеның соңгы төне җитү һәм соңгы тәравих намазы укылу белән, Казанның "Әхмәдзәки" мәчетендә бәйрәм фейерверкы атылды. Салют күктә якты утлар белән балкып, башкала халкына Ураза бәйрәменең якынлашуы турында алдан ук хәбәр итте. Ураза бәйрәме бүген кояш баю белән җитәчәк. Фейерверк бер минут эчендә 50 тапкыр атылды, шулай итеп, тирә-юнь мохите бәйрәм рухы белән сугарылды. 

Ә бүген 20 апрельдә, Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм утларын беренче тапкыр Казан телебашнясында кабызачаклар. Төрле төстәге утлар белән телебашня 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр яктыртылачак. Бәйрәм төнендә манарада татар милли орнаментлары һәм «Ураза-байрам» язуы белән светодинамик шоу уйналачак. Телебашняның биеклеге 180 метр тәшкил итә. Аны шәһәрнең төрле нокталарыннан күзәтеп була. 

Моннан тыш, гает көнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене игълан итәчәк. Конкурста 27 объект катнашты. Бәйгенең төп бүләге - хаҗга юллама.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана