Кичә кич, Рамазан аеның соңгы төне җитү һәм соңгы тәравих намазы укылу белән, Казанның "Әхмәдзәки" мәчетендә бәйрәм фейерверкы атылды. Салют күктә якты утлар белән балкып, башкала халкына Ураза бәйрәменең якынлашуы турында алдан ук хәбәр итте. Ураза бәйрәме бүген кояш баю белән җитәчәк. Фейерверк бер минут эчендә 50 тапкыр атылды, шулай итеп, тирә-юнь мохите бәйрәм рухы белән сугарылды.
Ә бүген 20 апрельдә, Ураза бәйрәме уңаеннан бәйрәм утларын беренче тапкыр Казан телебашнясында кабызачаклар. Төрле төстәге утлар белән телебашня 19:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр яктыртылачак. Бәйрәм төнендә манарада татар милли орнаментлары һәм «Ураза-байрам» язуы белән светодинамик шоу уйналачак. Телебашняның биеклеге 180 метр тәшкил итә. Аны шәһәрнең төрле нокталарыннан күзәтеп була.
Моннан тыш, гает көнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае уңаеннан җәмәгать урыннары арасында иң матур бизәлештә ярышу буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесендә җиңүчене игълан итәчәк. Конкурста 27 объект катнашты. Бәйгенең төп бүләге - хаҗга юллама.