Рамазанның соңгы көнендә «Зәкят» фонды Казанда яңа аллеялар утыртты

20 апрель 2023 ел 12:23
Рамазанның соңгы көнендә «Зәкят» фонды Казанда яңа аллеялар утыртты

Бүген, Рамазан аеның соңгы 29 көнендә, Нәзарәтнең «Зәкят» Хәйрия фонды «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм «Гаилә» мәчете тирәләрендә агачлар утыртты. Яңа аллеяларда хәзер алмагач, груша, слива үсә. Үсентеләр Фондның үз акчасына сәдака-җәрия буларак сатып алынды. Сәдака-җәрия дип мәчет-мәдрәсәләр, мәктәпләр, хастаханәләр төзетү, урманнар утырту, юл-күперләр салу, чишмә-коелар казу, Коръән бастыру һ.б. кешеләргә мәңге файда китерүче гамәлләр кылуга әйтәләр. Сәдака-җәриянең әҗер-савабы кеше үзе үлгәннән соң да мәңге тукталмый.

Барлыгы 30 төп бүген Ураза гаете алдыннан фонд, мәдрәсә һәм мәчет хезмәткәрләре, шәкертләр һәм мәхәллә халкы тарафыннан утыртып куелды. Агачлар дөрес формада үссен һәм берсеннән тиешенчә аралык калсын өчен урыннар билгеләнде, җир әзерләнде. Аннары хезмәткәрләр чокыр казыды, туфракны йомшартып су һәм ашлама сипте һәм тигез итеп җиләк-җимеш агачларын утыртты. 

Агачлар “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе каршындагы мәйданда һәм ишегалдында, “Гаилә” мәчетендә җиләк-җимеш культуралары яңа төзелүче Ислам үзәге янәшәсендә – мәчет белән “Мирас” стадионы арасындагы буш урында утыртылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана