Рамазан ае уңаеннан Татарстанның мөселман хәйрия фондлары — «Зәкят» һәм «С верой в будущее» — республиканың ислам уку йортларында хезмәт итүче мөгаллимнәргә күчтәнәчләр таратты.
«С верой в будущее» фонды Казанның «Сәлах» мәчете һәм «Нэфис» компанияләр төркеме ярдәме белән 13 уку йорты укытучыларына 13 тонналык азык-төлек һәм көнкүреш химиясе белән пакетлар бүләк итте. Бу акцияне фонд 4 ел рәттән тормышка ашыра һәм елдан-ел гуманитар ярдәмнең күләмен арттыра.
Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үзенең «Рамазан — изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында шулай ук Татарстан мәдрәсәләренең барлык укытучыларын һәм хезмәткәрләрен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итте. «Зәкят» фондыннан1743 кг ярдәмне барлыгы 249 кеше алды.
Фондларның башлангычын Лаеш мөхтәсибәте дә күтәреп алды һәм Ураза гаете уңаеннан Усад авылының «Здоровое поколение» лицеенда һәм Сокуры авылындагы урта мәктәптә эшләүче 117 укытучыга азык-төлекләтә ярдәм тапшырды.