Бүген, шәүвәл аеның 22нче көнендә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Изге Болгар җыенына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин килгән иде.
Очрашуда катнашучыларны беренче булып Илфар хәзрәт сәламләде һәм татар-мөселман халкында җыенның тоткан урынына, төп әһәмиятенә тукталды. Ул “Әл-Хүҗүрат” сүрәсенең 13нче аятен китерде: “Без сезне танышуыгыз өчен кавемнәр һәм кабиләләр иттек. Аллаһы хозурында иң кадерлегез – (асыл нәселдән булганнарыгыз түгел, ә Аллаһы Тәгаләнең харамнарыннан сакланган) тәкъвалык иясе булганыгыз. Һичшиксез, Аллаһы – һәрнәрсәне Белүче, һәрнәрсәдән Хәбәрдар” (“Хүҗүрат” (“Бүлмәләр”) сүрәсе, 13 аять).
– Күрәсез: Раббыбызның бу сүзләрендә халыклар арасында иң хәерлеләре итеп иманлы милләтләр булуы турында хәбәр ителә", – диде хәзрәт һәм татарларның Аллаһның насыйбы белән коралсыз-сугышсыз, үз аңнары, үз ихтыярлары белән рәсми рәвештә 922нче елда Шәһре Болгар җирендә ислам динен кабул итүләрен бөтен галәмгә күрсәтүләренә тукталды, халкыбыз Болгар хәрабәләре калган урынны хәтта совет чорында да хәтерләде һәм кадерләде дип, бирегә зиярат кылырга йөрүен билгеләп үтте. Хәзрәт бу урынны хаҗ кылу урыны һәм хаҗ гыйбадәтләре башкарылу урыны белән бутарга ярамаганлыгын искәртте, Болгар җире халкыбызда динебезнең сакланып калуына сәбәпче булуын ассызыклады. Изге Болгар җыенына килүебезнең максаты – зиярәт кылу, дога кылу, күрешү, тарихны искә төшерү. Әлеге чараның кульминациясе – борынгы Җәмигъ мәчете территориясендә өйлә намазы уку булачак. Илфар хәзрәт быелгы Болгар җыенының төп үзенчәлеген билгеләп: “Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән Татарстанга беренче тапкыр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ белән бәйләнештә булган ядкәрләр алып киленәчәк. Ун данә реликвия Истәлек билгесенең минус беренче катында урын алачак”, – диде. Илфар хәзрәт Болгар җыенын оештыруда үз өлешләрен кертүче барлык оешма җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Болгар җыенын оештыру эшләренә Татарстан мөфтияте волонтерлары, РИИ һәм КИУ шәкертләре һәм мөгаллимнәре дә җәлеп ителгән. Барлыгы Нәзарәттән 40 волонтер, өстәмә рәвештә РИИ һәм КИУдан 18 егет һәм 18 кызга кунакларны каршы алу, катнашучыларга юл күрсәтү, намазларны оештыруда ярдәм итү, өлкән кешеләргә, инвалидларга ихтирам күрсәтү һәм булышу вазифалары йөкләнә. Шәкертләр шулай ук халыкка намаз укырга өйрәнү һәм яулык бәйләү буенча бушлай мастер-класс алып барачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Болгар җыены программасы белән таныштырып, әлеге истәлекле вакыйганың 1989нчы елдан башлап, 34 ел рәттән һәр елны оештырылуын билгеләп үтте. 2010нчы елдан 21нче май Ислам дине кабул ителү көне буларак игълан ителгән. Программа иртәнге тугызда театральләшкән күренешләр белән Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда башланып китәчәк, 11.00-дә – Болгар җыенының рәсми ачылыш тантанасы көтелә. 12.00-дә өйлә намазы укылганнан соң, концерт программасы дәвам итәчәк. Болгар җыены Кол Галинең тууына 840 ел тулуны искә алып үткәрелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына тукталды. “Милли тормыш һәм дин” җыенына Россиянең 82 төбәгеннән килеп 1000 делегат катнашуы көтелә, аларның географиясе – Калининградтан алып Сахалинга кадәр. Әлеге форумга 59 төбәкнең дини җитәкчеләре һәм мөфтиләре чакырулы.
Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин Болгар җыенының төп чаралары нинди мәйданчыкларда узачагына тукталды, халык промыселлары, кул эшләре күргәзмә-ярминкәләре, каллиграфия буенча мастер-класслар, билбау көрәше буенча финал ярышлары – тыюлык территориясенең һәр урынында халык үз күңеленә туры килгән чарага рәхим итә алачак. Моннан тыш, Болгар цивилизациясе музееның баетылган экспонатлары, мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан оештырылучы тәүбә кылу чарасы, шәкертләр уздырачак дәресләр каралган. Быел тәһарәт алу урыннары арттырылачак. Оештыручылар халыкны дини йолаларны үтәгәндә әдәп-әхлакны сакларга һәм үтәргә чакырды. Болгар җыенына Россиянең 80нән артык төбәгеннән үзәкләшкән форматта халыкны алып килү көтелә. Болгар җыены чаралары бер көндә 40 мең кешене кабул итүгә исәпләнгән.