Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре килде

19 май 2023 ел 15:37
Дагыстаннан Татарстанга беренче тапкыр Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләре килде

Бүген, шәүвәл аеның 29 нчы көнендә (19 май) изге җомга көнендә Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләренең чын ядкәрләрен тантаналы рәвештә каршы алдылар. Кыйммәтле йөкне Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсул хаҗи Саадуев җитәкчелегендәге Дагыстан Республикасы делегациясе озата килде. Аларны Татарстан мөфтие урынбасарлары Равил хәзрәт Зөфәров һәм Ришат Хәмидуллин, Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия ханым Һашимова, Татарстандагы Дагыстан диаспорасы вәкилләре каршы алды.

Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләренең 10 ядкәрен берәмләп-берәмләп затлы автомобильләргә урнаштырганнан соң, ЮХИДИ хезмәткәрләре машиналарны, күргәзмә оештырыр өчен, Болгарга озатып куйды. Анда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ һәм аның сәхабәләренең изге ядкәрләре күрсәтеләчәк. Алар арасында — пәйгамбәр Мөхәммәднең ﷺ май касәсе һәм кылычы, сәхабә Билал радыйаллаhу ганhу, пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гайшәнең радыйаллаhу ганhа һәм кызы Фатыйма радыйаллаhу ганhа чүлмәкләре, аның кул тегермәне, Халид бин әл-Вәлид радыйаллаhу ганhу сәфәрләрдә йөртә торган фляжкасы һәм көбәсе, Әбү Бәкер әс-Сиддыйк радыйаллаhу ганhу пычагы. Әйберләрне Татарстанга беренче тапкыр алып килделәр. 

Тантаналы очрашуда Равил хәзрәт Зөфәров кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм экспозицияне оештырган өчен Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка, ике республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. «Мөселманнар һәм Татарстан кунаклары бу ядкәрләрне карау бәхетенә ирешәчәк. Аллаһ безне хакыйкатьтә ныгытсын, изге гамәлләребезне кабул итсен һәм гөнаһларыбызны кичерсен», - диде ул. Равил хәзрәт бүген очкыч баскычы янында Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ нең кылычы салынган махсус футлярны кабул итеп алу бәхетенә иреште. 

Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсул Сәадуев та җавап итеп Дагыстан мөфтие Әхмәт әфәнденең сәламләү сүзләрен җиткерде, җылы итеп кабул иткән өчен рәхмәт белдерде. Казанда ядкәрләрләргә зур хөрмәт күрсәтелгәнен билгеләп үтте. “Сез үзегезнең шундый мөнәсәбәтегез белән мөфтиебезнең бәһасы булмаган ядкәрләрне лаеклы итеп саклау миссиясен уртаклашасыз. Алар безне Исламның данлы тарихы белән бәйли. Бу ядкәрләрнең килүе Татарстан Республикасы өчен иминлек, иман яңарышы билгесе булсын", - диде ул. 

Мөфти урынбасары сүзләренчә, Дагыстанда бу ядкәрләр мөфтинең шәхси җаваплылыгы белән, кояш нурлары төшми торган, тиешенчә шартлар тудырылган ябык бинада саклана. Татарстанга ядкәрләр Дагыстан осталары ясаган һәм бикләнә торган махсус сандыкларда килгән. Ул шулай ук гарәп гаиләләрендәге бу ядкәрләрнең буыннан-буынга гаиләдәге кадерле әйберләр итеп тапшырылганын сөйләде. "Дагыстанда бу ядкәрләргә лаеклы мөнәсәбәт булачагын белгәч, аларның хуҗалары бу ядкәрләрне безнең республика мөфтиенә тапшырырга тәкъдим итте», - дип сөйләде Дагыстан мөфтие урынбасары Мөхәммәдрәсул Сәадуев. 

Әлеге ядкәрләрне 21 майда Болгарда Истәлек билгесе бинасында Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасыннан соң барлык кешеләр дә карый алачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге Дагыстан мөфтие Әхмәт хаҗи Абдуллаевка Идел буе Болгарда ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан Татарстан мөселманнарына җибәрелгән кыйммәтле бүләге өчен олы рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы